Зеленодольск сөт комбинатының «Игелекле суыткыч» хәйрия акциясе меңләгән мохтаҗны тукландырды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының “Игелекле суыткыч”ына быел биш ел булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә ул меңнән артык мохтаҗны «тукландырган» - бу 10 тоннага якын сөт продукциясе.

Хәйрия акциясе 2016 елда ук башланып киткән иде. Ул чакта “Казан” агросәнәгать паркында Зеленодольск сөт комбинатының фирма кибетендә махсус суыткыч урнаштырылган иде, анда сатып алучылар авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен теге яки бу продукцияне калдыра ала.

Башта аны предприятие җитәкчеләре үз исәбенә тутырдылар, аннан акциягә башка кешеләр дә кушылды.

"Иганә акчаларын һәрбер кеше үз керемнәренә карап калдыра, кем күпме бирә ала – 100 сумнан алып 10 мең сумга кадәр. Иң зур күләмәге иганәләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ясадылар. «Игелекле суыткыч» өчен азык-төлеккә ай саен билгеле бер сумма калдыручы бизнесменнар да бар. Тик пандемиягә бәйле рәвештә иганәләр сирәгрәк керә башлады. Аз керемле кешеләр өчен бу аларның үз менюларын төрләндерергә мөмкинлек, әлбәттә. Бу зур түгел, әмма ярдәм" - ди кибет сатучысы Алсу Рәхмәтуллина.

"Игелекле суыткыч" эшли башлаганнан бирле аның даими кунаклары барлыкка килде – пенсионерлар, инвалидлар, ялгыз әбиләр. Кайсылары ике-өч ел буе килә инде. Мәсәлән, бер әби көн саен бер пакет сөт өчен килә.

Суыткычтагы иң кирәкле продуктларга килгәндә, болар - пленкадагы сөт, эремчек һәм кефир.

“Игелекле суыткыч” акциясендә теләгән һәркем катнаша ала! "Игелекле суыткыч” Аграр ур., 2 адресы буенча урнашкан “Казан” агросәнәгать паркының “А” залында Зеленодольск сөт комбинаты (ЗМК) кибетендә куелган. Кибетнең эш вакытлары:дүшәмбе – җомга көннәрендә:08.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә – якшәмбе көннәрендә:07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатьтә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International