Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппаратының һөнәр берлеге комитеты Министрлык хезмәткәрләрен Чистайга алып баруны оештырды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

17 апрельдә «Туган ягыңны бел» темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында булдылар.

Экскурсия барышында Министрлык хезмәткәрләре 1838 елда сәүдәгәр Поляковлар  акчаларына төзелгән Изге Никольский кафедраль соборында булдылар. Хәзерге вакытта собор Чистай символларының һәм визит карточкаларының берсе булып тора. 1920 еллар азагыннан бирле тарихи бинада урнашкан шәһәр тарихы музеенда алар XIX гасыр өяз шәһәре тарихы белән, сәүдәгәрлек итүнең һәм мәдәният әһелләренең көндәлек тормышы белән таныштылар, шулай ук борынгы Җүкетау шәһәре турында кызыклы фактлар белделәр. Музей коллекциясенең энҗе бөртеге – 1902 һәм 1909 еллардагы оста-крестьян Н.Мельниковның дөньяда бүген дә булмаган ике агач велосипеды зур кызыксыну уятты.

 Алга таба экскурсия агачтан  төзелгән Татарстанның иң иске «Нур» мәчете янында дәвам итте. Ул XIX гасыр милли татар гыйбадәтханә архитектурасы традицияләрендә төзелгән. Мәчет Чистайдагы иң борынгы мәчет санала һәм республиканың иң борынгы ислам гыйбадәтханәләре арасына керә.

 

Маршрутның чираттагы объектлары – яңартылган Скарятин бакчасы, яңа скверлар - «Умиление» православие скверы һәм «Хәзинә» татар мәдәнияте һәм мәгърифәт скверы, шулай ук «Кама яр буе» паркы.

 Борис Пастернакның мемориаль музеендагы экскурсиядә ведомство хезмәткәрләре Нобель премиясе лауреаты, шагыйрь һәм прозаик тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Нәкъ менә шул йортта, эвакуация елларында шагыйрь «Ромео һәм Джульетта»ның иң танылган классик тәрҗемәсен ясый һәм үлемсез роман «Доктор Живаго» геройларының прототипларын таба. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, бүлмә интерьеры язучы яшәгән һәм эшләгән атмосфераны тулысынча торгыза.

 Сәфәр ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре татар прозаигы, драматург һәм публицист, Татарстанда милли хәрәкәттә катнашучы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль этнографик музеенда булдылар, ул язучының туган ягы - Яуширмә авылында аның бертуган апасы гаиләсендә урнашкан.

 Сәфәр бик бай эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Чистайда булу истәлеге итеп  Министрлык хезмәткәрләре сәүдәгәр Мельниковның XIX гасыр архитектура  һәйкәле булып торучы борынгы йортында урнашкан музей сувенир салонында сувенирлар сатып алдылар.

 “Чистайның тарихи үзәгендә булганда - гүзәл Кама елгасы ярлары буенда урнашкан шәһәрнең узган гасырына эләгәсең, биредә тар урамнар, бизәкле балконнар  белән борынгы сәүдәгәр йортлары һәм торак йортлардагы агач декорлар сакланып калган. Шәһәр тарихы күп кенә танылган язучыларның һәм мәдәният эшлеклеләренең язмышлары белән тыгыз бәйләнгән. Болар барысы да әлеге шәһәргә уникальлек һәм үзенчәлекле колорит бирә! Безнең сәфәрләрдә балаларның катнашуы да сөендерә. Өлкәннәр белән беррәттән алар экскурсовод сөйләвен игътибар белән тыңлыйлар һәм сораулар бирәләр. Димәк, һәр сәфәр хәтердә дә, күңелдә дә үз эзен калдырачак! Димәк, барысы да юкка түгел! Туган ягыгызны һәрьяклап өйрәнегез, аның тарихын һәм үзенчәлеген белегез, шул чакта күңелегез кече Ватаныгыз өчен горурлык хисе белән тулыр!”, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты сәяхәтне оештыручы Елена Толочко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International