Кошчыларда да урак өсте була

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Авыл халкы өчен эшләрнең кызган чагы:сезонлы үстерү өчен яшь кош-корт сатып алу вакыты җитте.

Арча районының «Бариева Р.Х.» КФХсының кошчылык фермасы территориясенә машиналар керү ешайды. Яшь кош-корт үстерү сезоны башланды һәм аларны кирәк санда сатып алырга өлгерергә кирәк.

-Без Иске Масра авылыннан, - дип сөйли ачык йөзле ханым, - улым белән килдек, егерме җиде көнлек кырык баш бройлер сатып алдык. Бер уңайдан бераз катнаш азык та алдык. Тиздән биредә ыгы-зыгы башлана, шуңа күрә иртәрәк килергә булдык. Карау тәҗрибәбез зур, шартлар да бар…

Ыгы-зыгы башлануга шикләнмәскә дә мөмкин:узган ел май аенда җиңел машиналар һәм фургоннар чираты ферма капкасыннан алып су суырткычка кадәр сузылган иде, ә бу бер чакрымга якын. Яз көне авылда яшь кош-кортка ихтыяҗ зур була.

-2020 елда без халыкка 100 мең бройлер, 30 мең үрдәк һәм каз саттык, - дип сөйли КФХ башлыгы Рәзимә Бариева. - Быел сатуны 150 мең башка кадәр арттырырга уйлыйбыз.

Бариевларга җитештерүне арттыру мөмкинлеген узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән төзелгән яңа кошчылык комплексы бирәчәк. Фермер хуҗалыгы, конкурста җиңеп, 3 млн. сум бюджет ярдәме алган иде. Шул ук күләмдә кредит акчаларын өстәп, фермерлар 15 мең башка исәпләнгән кошчылык комплексы төзегәннәр, шулай ук яңа котельный сатып алганнар һәм монтажлаганнар.

-Шулай ук «Газель» автомобиле, ике трактор һәм суыткыч сатып алдык, - ди КФХ башлыгының ире Радик Рөстәм улы. – Тагын бер эшче ялладык.

Бариевлар крестьян-фермер хуҗалыгының яшь кошлары үзләренең сыйфаты белән тирә-юньгә билгеле. Бу гаҗәп тә түгел:Рәзимә дә, Радик та балачактан кош-корт тирәсендә булганнар:аларны караганнар, ашатканнар, эчергәннәр. Фермер хуҗалыгын булдыргач та алар тынычланып калмыйлар:укуларын дәвам итәләр, белемнәрен арттыралар.

-Без сатып алучыларга гел әйтәбез:сәламәт яшь кош-корт сатып алу бик мөһим, һәм беренче атнада, кош стресс хәлендә булганда, аңа игътибар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш:бинадагы температураны 20-23 градус тирәсендә то тарга, аны җилләтергә онытмаска, суэчкечтәге суны көн саен алыштырырга кирәк - ул чиста булырга тиеш, - дип сөйли Радик Рөстәм улы. -Ә тагын беркадәр фермада кулланыла торган катнаш азык сатып алырга кирәк, шулай иткәндә, яшь кошлар стресс чорын җиңелрәк кичерәләр. Җәй көне кошларны эсседән сакларга. Кошларның аслыгы коры булырга тиеш.

Ферманың үзендә тәртип катгый:барлык технологик параметрлар үтәлә, кош-корт планлы вакциналаштырыла, тиешле витаминнар бирелә, санитар кагыйдәләр саклана. Әти-әниләренең бизнесына уллары Булат та кушылган:ул кош-кортны кайтару, тәэмин итү, сату өчен җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International