Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы кафедрасы «Дөньякүләм аграр базарлар» магистрлык программасына укырга кабул итү турында игълан итә

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, МГИМОда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кафедрасы белем бирү хезмәтләре базарында аналогы булмаган «Дөньякүләм аграр базарлар» магистрлык программасына укырга кабул итү турында игълан итә. Программа агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия мәнфәгатьләрен халыкара аграр базарда чагылдыруга сәләтле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

 Тыңлаучылар тышкы икътисадый эшчәнлек, агробизнесны дәүләти җайга салу, авыл хуҗалыгы бизнесында оператив һәм стратегик идарә, аграр базарларның маркетингы һәм башка өлкәләрдә тирән белем алачаклар. Ике чит телне өйрәнү каралган. Моннан тыш, магистрантлар партнер оешмаларда һәм ведомстволарда укыту һәм җитештерү практикасының берничә этабын узалар. Программага партнер югары уку йортларында - Ставрополь дәүләт аграр университетында һәм Кубан дәүләт аграр университетында күчмә уку модульләре кертелгән

 Әлеге әзерлек юнәлеше Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Халыкара аграр базарлар һәм АПКда ВЭД» кафедрасы базасында 2019 елда ачылды, инде быел җәй программаның беренче чыгарылышлары магистр дипломнарын алачак.

 Документлар 2021 елның 21 июненнән 20 июленә кадәр кабул ителә, чит тел буенча (тест рәвешендә) һәм «Менеджмент» белгечлеге буенча керү сынаулары каралган. Программа турында өстәмә мәгълүматны МГИМОның бизнес һәм халыкара компетенцияләр мәктәбендә +7 495 229-40-79 телефоны буенча, почта аша: agro@my.mgimo.ru,  шулай ук сайтта: agro.mgimo.ru алырга мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International