Татарстан һәм Төмән өлкәсе хакимиятләре авылда эшлекле активлыкны арттыру буенча тәҗрибә алмаштылар

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы һәм Төмән өлкә Думасы депутатлары катнашында видеоэлемтә режимында авыл халкының эшлекле активлыгын, шул исәптән кече хуҗалыкларны үстерү һәм әлеге өлкәне законнар белән җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырыш эшендә республикадан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев һ. б. катнашты.

 Марат Әхмәтов авыл тормыш рәвешен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм республика авыл хуҗалыгы секторының илдә алдынгылар рәтендә булуын ассызыклады. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча (263,4 млрд. сум) Татарстан Россиядә 4 нче урында тора, сөт җитештерү буенча – 1 нче урында, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 2 млн.тоннага якын сөт савылган, шикәр чөгендере җыю күләме буенча – 6 нчы урында.

Республикада 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы оешмасы  эшли, шул исәптән 4 мең крестьян-фермер хуҗалыгы, шулай ук 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык. Республика фермерлары тарафыннан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 проценттан артыгы җитештерелә.

«Бездә крестьян хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча тулы бер система булдырылды, законнар базасы эшләнде. Авыл халкының тормыш шартларын яхшырту өчен җитди эш алып барыла, территорияләр төзекләндерелә, шул исәптән халык көче белән үзара салым институты аша да», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов һәм Татарстанда 50 республика-президент программасы, шул исәптән авыл территорияләренең инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән программаларны гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.

 Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш алып бара, ел саен кече хуҗалыклар эшенә йомгаклар ясала, проблемалы мәсьәләләр хәл ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, Төмән өлкәсендә авыл хуҗалыгын үстерүгә, инновацион проектларны гамәлгә кертүгә зур игътибар бирелә, бу юнәлешне үстерүгә шактый акча тотыла.

 Фикер алышу барышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов кече хуҗалыкларга грант ярдәме турында җентекләп сөйләде. Ул Төмән хезмәттәшләренең авыл хуҗалыгы өлкәсендә кредит кооперативларын төзү һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсен югары бәяләде.

Төмән өлкә Думасы Рәисе урынбасары Виктор Рейн билгеләп үткәнчә, Татарстан тәҗрибәсе күп тармакларда кызыксыну уята. Аның сүзләренә караганда, азык-төлек иминлеге - ул авыл яшәү рәвешен саклап калуга юл. Дәүләт ярдәме дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш, бу ил продукциясенең конкурентлыкка сәләтен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Виктор Рейн.

 Соңыннан Марат Әхмәтов, ике субъектның да парламентарийлары уртак карарларны, барыннан да элек, законнарны тагын да җентекләбрәк эшләү өчен профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә активрак хезмәттәшлек итәр, дигән ышаныч белдерде.

Фикер алышуда шулай ук Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары, агросәнәгать комплексы департаменты директоры Владимир Чейметов, Төмән өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Пантелеев, Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һәм башка җаваплы затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International