Кыр хәбәрләре: Татарстанның 25 районы сабан культураларын чәчүгә чыктылар

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Республика аграрийлары бер минутны да бушка уздырмаска тырышалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә республиканың 25 районы: Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре сабан культураларын чәчүгә керештеләр.

Аксубай, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Чистай районнары аграрийлары борчак, чәчү һәм нут чәчүгә керештеләр.

Буа һәм Чүпрәле районнары игенчеләре шикәр чөгендере чәчәләр. Рапс чәчү буенча Аксубай һәм Лениногорск районнары аграрийлары актив эш алып бара.

Зәй, Аксубай һәм Нурлат районнарында горчица чәчү буенча яхшы эш темпы күзәтелә.

 Нурлат һәм Чирмешән районнары аграрийлары көнбагыш чәчүгә керештеләр. Республика буенча чәчү эшләрен 1 млн. 766 мең га мәйданда башкару планлаштырыла.

Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү буенча эш дәвам итә. Бу эшкә республиканың 38 районы керешкән инде.

 Бөртекле көзге культуралар - 64,8 мең га мәйданда (планлаштырылганның 11,6%), күпьеллык үләннәр - 176,2 мең га (39,6%) мәйданда һәм 455,7 мең га туңга сөрелгән һәм пар (21,6%) җирләре  тырмаланган.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International