Биопрепаратларны максималь куллану - игенчелекне биологияләштерү юнәлешендә төп шарт. Агрономик файдалы һәм югары нәтиҗәле микроорганизмнар штаммнары нигезендә бары тик биопрепаратлар гына үсемлекләрне стресслардан һәм патогеннардан яклау, аларның үсешен тәэмин итү кебек билгеләргә ия, югары үсемлекләр геномында мондый билгеләр юк. Комплекслы тәэсир итә торган биопрепаратлар һәм биостимуляторлар, фитосанитар билгеләнешендәге биофунгицидлар, комплекслы тәэсир итә торган биодеструкторлар, үсемлекләр җиңел үзләштерә торган микроэлементлы ашламалар, үсемлекләр үсешен тәэмин итә торган биоактиватор һәм биостимулятор – Аммоний ИДЯК, Био-Гуматлар орлык материалын җанландыруга һәм зарарсызландыруга, файдалы туфрак микробиотасын активлаштыруга, туфракны тукландыруга һәм аны савыктыруга ярдәм итә.
Балтач районының «Арбор» хуҗалыклары игенчелекнең биологияләштерелгән системасын уңышлы гамәлгә керткәннәр һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәләр, шуның белән алар бөртекле культураларның уңдырышлылыгын 17 ц/га арттыра алдылар, Азнакай районының «Марс» ҖЧҖендә, химик чараларны минималь дәрәҗәдә кулланып, аз чыгымлы биотехнологияләр ярдәмендә ел саен тотрыклы уңыш алуга ирештеләр:бөртекле культураларны, рапсны һәм кукурузны гербицид белән эшкәртү нәтиҗәсендә уртача уңдырышлылык – 31 ц/га, Кукмара районының «Туйма» ҖЧҖендә (10 ел буена No-Till технологиясе буенча эшкәртү нәтиҗәсендә туфрак тулысынча савыктырылган, югары биотехнологияләр куллану нәтиҗәсендә Trichoderma sp патогеннарының күпчелегендә 60 проценттан артык гөмбә-антогонист, микориз, яңгыр суалчаннары, актиномицетлар табылган, игенчелек уңышы арткан. Алынган нәтиҗәләр no-till технологиянең өстенлеген күрсәтә, шул ук вакытта чыгымнар аз, ә уңдырышлылык күрсәткечләре тест уздырылган барлык культураларда югарырак - 11-24,7 %ка арткан).
Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасы ҖЧҖендә үсемлекләрне “биология” + “химия” интеграцияле яклау буенча эш алып бару һәм сортларны төрләндерү нәтиҗәсендә 6 ел эчендә уңдырышлылык гектарга 20 центнердан 42,4 ц/га кадәр артты(2019 ел), ашлык һәм орлык сатудан акчалата керем 2,8 тапкырга артты һәм 2019 елда 30,7 млн.сум тәшкил итте, ә 2020 елда - 60,0 млн. сум. Буа районының “Авангард” ҖЧҖендә кайбер бөртеклеләрнең уртача уңышы 48 ц/га булды, борчак уңышы – 40 ц/га, моңа үсемлекләрне интеграцияле яклау һәм пестицидларны киметү нәтиҗәсендә ирешелде.
“Биопрепаратлар” НПИ” ҖЧҖ биоген ресурсларга, структурага, аларны туплау юлларына зур игътибар бирә, шулай ук азотлы бактерияләр нигезендә «Ризоторфин» биопрепаратын кулланып, Татарстан Республикасы игенчелегенең азот балансында кузаклы культураларның биологик азот өлеше һәм нәтиҗәлелеге бәяләнә.
«Биохелат-Комплекс» микроашламаларын куллану нәтиҗәсендә «Йолдыз» сабан бодае ашлыгының технологик сыйфаты күрсәткечләре контроль үрнәк белән чагыштырганда шактый арткан (4 граммда 1000 бөртек ашлык, натур масса - 8г/л, үтәкүренмәлелек 4%ка, аксым - 0,5%ка, җилемлелек 1,8%ка арткан).
Шулай итеп, алынган нәтиҗәләр туфракның уңдырышлылыгын арттыруда һәм уңыш сыйфатын күтәрүдә микроорганизмнарның әйдәүче ролен тагын бер кат раслыйлар:
1.Файдалы микроорганизмнар аларны минеральләштерү һәм үсемлекләргә үтеп керерлек трансформацияләү нәтиҗәсендә микро һәм макроэлементлар белән тәэмин итүчеләр булалар.
2.Үсемлекләрнең төп туклананышы булган углекислый газ шулай ук микроорганизмнар сулавы аша да барлыкка килә. Микробиологик процесслар нәтиҗәсендә туфрак катламы азот, фосфор, калий кебек төп туклану элементлары белән баетыла.
3.Үзенең тормыш эшчәнлеге барышында микроорганизмнар җылылык бүлеп чыгаралар һәм туфрак температурасын 2-3 градуска күтәрә алалар. Бу үсемлекләргә имин кыш чыгарга һәм уңышның иртәрәк өлгерүенә ярдәм итә.
4.Кеше һәм хайваннарда йогышлы авырулар китереп чыгара торган күпчелек микробларның туфрактан тиз юкка чыгуы да агрономик файдалы микроорганизмнарның югары активлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алар туфракның патоген микрофлорасын киметәләр, бу исә, туфракның санациясен тәэмин итеп, инфекцияләрнең артуын туктата.