Бүген Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Азык-төлекне һәм башка товарларны республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде. Мәйданчыкларга авыл халкы гына түгел, шулай ук шәһәр халкын яратып өлгергән автолавкалар да килгән иде.
Ярминкәләрдә сәүдә таң беленә башлау белән башланып китте, ә иртәнге сәгать алтыга барлык сәүдә мәйданчыклар сатып алучылар белән тулган иде инде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләр бик теләп йөри һәм мондый ярминкәләр социаль әһәмияткә ия. Биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, шикәр комы, он һ.б. сатып алырга мөмкин. Хәләл продукция дә бар иде.
Ярмаркәләрне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөреп чыкты. Ул к терелгән продукциянең ассортименты һәм бәяләре белән танышты. Моннан тыш, китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәте тикшерүе узган иде.
Сатып алучыларның күбесе сумкаларын азык-төлек белән тутырып кайтып киттеләр һәм ярминкәләрне оештыручыларга ихластан рәхмәт белдерделәр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде. “Халык өчен нинди дә булса яхшылык эшли алуыңны белү - бик мөһим”, - диләр оештыручылар, алар иртә таңнан мәйданчыкларда фермерларны каршы алалар, палаткалар урнаштыралар, бәяләр куялар һәм башка оештыру мәсьәләләрен хәл итәләр. Ярминкәләр оештыру мәшәкатьле эш. Шуңа да карамастан, мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру эше алга таба да дәвам итәчәк.
Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!