Финанслашу программаларында иң актив катнашучылар Казан, Лаеш һәм Тукай районы бакчачылары булды

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлеге конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

2020 елда СНТның тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында Ришат Хәбипов сөйләде.

“Татарстанда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү буенча беренче шундый программа кабул ителде, инженерлык челтәрләрен төзекләндерү өчен аның нигезендә ел саен ширкәтләргә 550 миллион сум акча бүлеп бирелә. Финанслашу программасы икенче ел эшли, җыелган сумма күләменә дәүләттән икеләтелгән сумма бүлеп бирелә. 23 муниципаль районда бакчачылык ширкәтләре, аларның күбесе шәһәр тирәсендә урнашкан, инженерлык челтәрләренең 70-80 процентын тәртипкә китерде”, - дип билгеләп үтте Ришат Хәбипов.

4 ел эчендә бу эшләр 2 млрд. сум күләмендә финансланган. Әлеге акчага 205 су башнясы куелган, 106 скважина ремонтланган, 38 км суүткәргеч салынган, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен мәйданчыклар норматив халәткә китерелгән, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 816 бункер һәм контейнерлар урнаштырылган, 108 км керү юллары ремонтланган. Моннан тыш, 147 км электр линияләре һәм 193 комплект трансформатор подстанцияләре көйләнгән.

2018 елдан башлап республика финанслашу шартларында эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау буенча СНТга ярдәм күрсәтә. Челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен бакчачылардан җыела торган 1 сумга республика бюджетыннан 2 сум акча бүлеп бирелә. Әлеге механизм ярдәмендә 2018-2020 елларда 15 км эчке аллеялар, 222 км чамасы электр линияләре һәм 74 км чамасы су торбалары ремонтланган.

2020 елда программаның иң актив катнашучылары - Казан шәһәре(25,7 млн сум), Лаеш районы(32 млн сум) һәм Тукай районы(44 млн сум) бакчачылары булды.

Владимир Дейнекин дача законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Үз чыгышында ул СНТның гомуми җыелышларын үткәрү тәртибе мәсьәләсенә дә кагылды, чөнки узган ел пандемия аркасында күпчелек ширкәтләрдә алар уздырылмый калган.

Чара ахырында Бакчачылар берлеге идарәсе рәисен яңадан сайлау булды. Бу вазыйфага кабат Владимир Дейнекин сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International