Шимбә көнне, 17 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.
Казан дәүләт аграр университеты 17 апрельдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән магистратурага һәм аспирантурага әзерләү юнәлешләренә керү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көнен үткәрә.
Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Республика советы ярдәме белән яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Чирмешән, Аксубай һәм Буа районнары игенчеләре беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчүгә чыктылар. Тиздән аларга Яңа Чишмә районы да кушылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көнгә Чирмешән районында 62 га арпа чәчелгән, ә Аксубай районында 117 га арпа чәчелгән.
Быел Татарстан аграрийлары 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул итү һәм килешүләр төзү башланды инде, ә тәэмин итү 2021 елның 16 апреленнән башлана. Барлык документлар racin.ru сайтында электрон рәвештә рәсмиләштерелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты. Чарада Россельхозбанкның Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова катнашты.
Ютазы районының Бәйрәкә авылында «Агромир» ҖЧҖендә 450 башка бозауга исәпләнгән абзар ачылды.
«Август-Агро» фермаларында терлекләрнең баш саны күп сөтле токымлы сыерлар исәбенә арта, Мөслим районында урнашкан «Үрәзмәт» сөт-товар комплексының карантин мәйданчыгына Германиядән голштин-фриз токымлы 402 тана кайтарылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, хәзерге вакытта фермада 1439 баш терлек бар.
Бүген икмәк-кондитер комбинаты арыш-бодай оныннан формалы икмәк җитештерү буенча яңа линия ачты. Бу «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖенең(«Ак Барс» холдинг компанияләре төркеменә керә) җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча зур масштаблы проектның беренче этабы булды, ул СМП Банкның стратегик финанс ярдәме белән уңышлы гамәлгә ашырылды. Линияне урнаштыру һәм файдалануга тапшыру бәясе 56,5 млн. сум тәшкил итә. Модернизацияләүнең гомуми бюджеты 254 млн. сум дип бәяләнә.
Ул кабат эшкәртелергә мөмкин һәм табигый юл белән тиз таркала.