ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Нурлат районында машина белән сыер саву операторлары һәм терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында һөнәри осталыкка конкурс узды. Чараның тантаналы ачылышында катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде.

1 июльдән “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС)   ашлыкны һәм ашлык эшкәртү продуктларының  йөрешен теркәү башлана. Шул вакыттан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ашлыкны саклап  тотучылар, сатып алучылар һәм башка катнашучылар ашлыкны сатканда, сатып алганда һәм башка урынга җибәргәндә дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру һәм йөртү документларын рәсмиләштерү өчен ашлык партияләре турында «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасына ирекле рәвештә мәгълүмат бирә алачаклар. 1 сентябрьдән әлеге мәгълүматны системага кертү мәҗбүри булачак.


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих Сибәгатуллин белән хушлашу тантанасы узды.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министры урынбасары Жанар Курманбаев белән очрашу узды. Алар республика башкаласына АПКны цифрлаштыру өлкәсендә  Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өчен килделәр. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Оренбург өлкәсе Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының мәгълүмати тәэмин итү бүлеге баш белгече Юрий Карачун һәм башкалар катнашты.

Берничә  буын  атчылар  нәселеннән Дугуйдан Винокуров 2021 елның 1 мартында якут токымлы дүрт ат белән  Оймяконнан чыгып китә.   Бүген Татарстан республикасы чигендә Уба авылы янында аны тантаналы рәвештә Баулы муниципаль районы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Айрат Хәбибуллин каршыладылар. 

Казан ІТ-паркында Ассоциация рәисе, Россия Иҗтимагый палатасының АПКны үстерү комиссиясе рәисе Олег Сирота Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

30 майдан 11 июньгә кадәр Олы Әтнә авылында «Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУдә укулар узды.  Укулар «Югары сыйфатлы сусыл азык әзерләгәндә технологик нормалар һәм таләпләр» темасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл хуҗалыгы оешмаларының  терлекчелек комплекслары башлыклары, ферма мөдирләре, баш зоотехниклары һәм агрономнары өчен уздырылды. Һәр районнан 2шәр кеше катнашты. Барлыгы 100 кеше укыды. Укулар 96 сәгать барды, шуннан 72 сәгать теоретик өлеш һәм 24 сәгать практик өлеш булды. Укулар тәмамлангач, белгечләргә укулар узу турында сертификатлар тапшырылды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 14 июлендәге 717 номерлы карары белән расланган  Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының  “Авыл туризмын үстерү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл туризмын үстерү буенча проектларны  конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру (алга таба - сайлап алу) максатларында,  Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2022 елның 10 февралендәге 68 номерлы боерыгы белән расланган Авыл туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе нигезендә  документлар  кабул  кабул итү башлану турында игълан итә.


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Арча муниципаль берәмлегенең  "Ташкичү" агрофирмасы”  базасында сабанчылар арасында традицион район конкурсы булды. Чакырылган кунак буларак, чарада Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина катнашты.

Казанда 6-8 июльдә «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кунаклары илебез һәм чит ил селекциясе  казанышлары, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелек белән таныша, шулай ук реаль кыр шартларында компанияләрнең тәҗрибәсен күрә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International