Татарстанда терлекчелек буенча зона семинарларына старт бирелде

2022 елның 21 октябре, җомга

Бүген Теләче районында терлекчелек буенча зона семинарларына старт бирелде.  Алар республиканың 5 зонасында узачак. Бүгенге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, тугыз муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Күргәзмәдә 38 предприятие үзләренең яңа нәтиҗәле технологияләрен, җайланмаларын, инструментларын, ветеринария препаратларын, азык өстәмәләрен тәкъдим итте.

Семинарда терлекчелек  тармагының 2022 елның 9 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар, киләчәккә бурычлар куйдылар, сөт җитештерү, кукуруз үстерү һәм азык әзерләү, терлек үрчетү мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмаштылар.

Киләсе семинар 24 октябрьдә Апас муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International