“Авыл” авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы Россиядә иң яхшы кооперативларның берсе дип танылды

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 5 - 8 октябрендә  24 нче “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды, анда “Җитештерүдә сугарулы  җирләр файдаланучы иң яхшы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе” номинациясендә Әлмәт районыннан “Авыл”  авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы көмеш  медаль белән бүләкләнде.

Әлеге хуҗалыкта 2017 елдан башлап «Овощная долина» («Яшелчә үзәнлеге») дигән уникаль проект гамәлгә ашырыла, анда тамчылы сугару юлы белән кырларны сугару өчен тулы инфраструктура булдыру һәм  җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясен бергәләп  җитештерү, эшкәртү, саклау һәм сату өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен   кооперативка  җәлеп итү   каралган. Хуҗалыкта Татарстан мелиораторлары көче белән авыл хуҗалыгы культураларын  тамчылап   сугару  өчен заманча сугару системасы проектлаштырылган һәм төзелгән, ул һәр культурага аерым режим  белән   вакытында һәм сыйфатлы итеп су  сиптерүне, шулай ук тамчылап сугару аша ашламалар һәм агрохимикатлар кертүне оештырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган максатчан программалар кысаларында хуҗалыкка мелиорация системасын төзүгә һәм су сиптерү җайланмаларын сатып алуга киткән чыгымнарның 80%ы кайтарылган.

 

 “Авыл” авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы Россиядә һәм Голландиядә җитештерелгән югары продуктив «Элита», «СуперЭлит»  сыйфатлы орлык материалын куллана. Яшелчә культураларын җитештергәндә кооператив прогрессив технологияләрдән, аерым алганда, тамчылы сугаруның заманча мелиоратив системаларыннан  файдалана,    бу үз лабораторияләрендә яфрактан диагностикалау нәтиҗәләре  буенча  үсемлекләрне 80%ка кадәр биопрепаратлар белән  интеграцияләнгән яклауны тәэмин итә ала.

 “Авыл”  кооперативы Әлмәт районы территориясендә 200 гектар мәйданда югары уңышлы Россия һәм Европа сортларын сугарулы үстерү проектын эшләтә башлау буенча эш алып бара. Проект «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ һәм «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖ бүлекчәләре белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышында азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәчәк. Проект  якынча 2023 елның беренче яртыеллыгында гамәлгә ашырылачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International