Татарстанда иң яхшы яшь комбайнчыны сайладылар

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда «Хезмәт кешесенә дан» 14 нче яшь комбайнчылар республика конкурсының финалы узды. Ул саен үткәрелә торган масштаблы   акция урак - 2022 башлану белән бергә башланып  киткән иде.

Ашлык суктыру нәтиҗәләре буенча конкурс финалына республиканың 17 районыннан 22 катнашучы узды. Ярышларның беренче көнендә алар теоретик тестлар уздылар, жюри сорауларына җаваплар бирделәр һәм техника белән эшләү буенча үз күнекмәләрен күрсәттеләр.

“Сезнең авыр хезмәтегез һәм эшкә җаваплы каравыгыз нәтиҗәсендә без агросәнәгатьнең барлык  юнәлешләре буенча  тотрыклы үсештә барабыз.     Безнең "Хезмәт кешесенә дан" конкурсы 14 нче тапкыр инде бик зур миссия белән – яшь буында хезмәт күнекмәләрен булдыру, шулай ук авылда эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында үткәрелә. Сез бик дөрес юлны сайлагансыз! Республикада авыл хуҗалыгы үсә, республика җитәкчелеге, безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, федераль Министрлык ягыннан шактый зур ярдәм күрсәтелә.  Яңа технологияләр, техника, цифрлаштыру, белгечләр ярдәмендә без алга барабыз”, – дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.

Яшь конкурсантларга рәхмәт сүзләрен шулай  ук Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев та җиткерде.

Зәй районының «Зәй» агрофирмасыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов республиканың иң яхшы яшь комбайнчысы булып  танылды.  Икенче урынны Мөслим районының «Август-Мөслим» хуҗалыгыннан Фаил Гыйзәтдинов алды, өченче урынга  Бөгелмә районының «Северная Нива» хуҗалыгынннан  яшь механизатор  Илья Тетиков чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International