Татарстанда узган 7 ярминкә көнендә 2 мең тонна суган һәм 6500 тоннадан артык бәрәңге сатылган

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында,  Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә  3 мәйданчыкта һәм төрле  даимилектә 26 муниципаль районда  гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Продукция  белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре,  кече хуҗалыклар    тәэмин итә.

Узган  7  ярминкә көннәре йомгаклары буенча 723,9 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 9 564,4 тонна яшелчә, шул исәптән 6 587,4 тонна бәрәңге, 2000 тонна суган, 880 мең данә йомырка, 109,1 тонна сөт, 730,0 тонна ит, шул исәптән 448,4 тонна сыер ите

Ярминкәләр уздыру  өчен 7 194 автотранспорт берәмлеге җәлеп ителгән.   

Ярминкәләр агымдагы елның 24 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International