2022 елның икенче кварталында комбинат 48,8 мең тонна сөт продуктлары җитештергән.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2022 елның икенче кварталындагы эшкә йомгаклар ясады. Предприятиенең Зеленодольск, Чистай һәм Буада - өч җитештерү мәйданчыгында сөт-чимал эшкәртүнең гомуми күләме 66,7 мең тонна тәшкил иткән.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының әзер продукция чыгару күләме 48,8 мең тоннага җиткән, бу узган елның шушы чорына караганда 15%ка күбрәк. 2022 елның икенче кварталында предприятие 96 исемдә үз брендлары продукциясен, шулай ук 33 исемдә Россия ритейлерлары өчен продукция чыгарган. Аерым алганда, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ «Очень важная корова» бренды белән 7,9 мең тонна продукт, «Васькино счастье» бренды белән 7 мең тонна продукция һәм «Обнимама» бренды белән 2,2 мең тонна продукт саткан. Федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 1,5 мең тонна продукт җитештергән.
Иң күп сатылган товар - «Очень важная корова» бренды белән чыгарылган 2,5%лы пастеризацияләнгән сөт. Ул 4,7 миллион данә сатылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 25,6% тәшкил итә.
Хезмәткәрләр саны 2022 елның 1 кварталы дәрәҗәсендә калган һәм 1261 кеше тәшкил итә.
Бүген предприятие продукциясе Татарстан территориясендә, шулай ук Башкортостанда (Уфа, Октябрьск, Нефтекамск), Владимирда, Марий Эл Республикасында, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Пермьдә, Самара өлкәсендә (Самара, Тольятти, Сызрань), Санкт-Петербургта, Ульяновск өлкәсендә, Чувашия Республикасында, Ульяновск, Тольятти, Ижевск шәһәрләрендә 4500дән артык сәүдә ноктасында сатыла. Хәзерге вакытта комбинат продукциясе «Озон Фреш», Яндекс Лавка, Самокат һәм Сбермаркет интернет-мәйданчыкларында бар. Продукция Ашан, МЕТРО, Бәхетле, Selgros, Лента, Спар һәм Пятерочка кибетләреннән китерелә.