Татарстанда «Иннагро» проектына йомгаклар ясыйлар

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстанның аграр предприятиеләре авыл хуҗалыгы өчен инновацион Россия препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнүгә юнәлдерелгән «Иннагро» сынаулар программасына йомгаклар ясыйлар.

«Иннагро» программасы «Иннопроактика» компаниясе тарафыннан 2020 елда Россия агросәнәгать комплексын биологияләштерү максатыннан тәкъдим  ителгән иде. Проектның бурычы - авыл хуҗалыгына туфракның уңдырышлылыгын саклый, пестицидлар куллануны киметә,  хайваннар һәм кошларның сәламәтлеген ныгыта  торган  яңа препаратлар кертү.

Татарстан Республикасы «Иннагро» проектына 2021 елда кушылды. Ике ел эчендә республиканың агропредприятиеләре һәм алдынгы фәнни үзәкләр бодайда, арпада, көнбагышта, кукурузда, чөгендер һәм бәрәңгедә, рапста үсемлекләрне биологик яклау чараларын һәм үсеш стимуляторларын куллану  буенча 20дән артык сынау  үткәрделәр.

Программа кысаларында 300 гектарга якын җир инновацион препаратлар белән эшкәртелгән. Пестицидларны 30%ка киметеп,  2022 елгы  климат шартларында биопрепаратлар куллану нәтиҗәсендә  бөртекле культуралар уңышы  9-10%ка арткан. Шул ук вакытта бөртеклеләрнең өстәмә икътисадый  нәтиҗәлелеге һәр гектардан 1000 сумнан артык тәшкил итте.

 Башка культуралар буенча сынауларга йомгаклар ясау дәвам итә.  

“2022 елда   «Иннагро» проектына  экспертлар тарафыннан алдынгы компанияләр белән хезмәттәшлектә уздырылган  сынаулар  нәтиҗәләре   ышанычлы рәвештә шуны раслый: Россиянең үсемлекләрне биологик яклау  чараларын Татарстанның җитештерү практикасына кертү уңышны арттырырга һәм пестицидлар куллануны  сизелерлек киметергә ярдәм итә”, – дип сөйләде “Иннопроактика”  компаниясенең агро- һәм биотехнологияләр үсеше дирекциясе директоры Владимир Авдеенко. Аның сүзләренә караганда, программа кысаларында туфракның торышы системалы рәвештә яхшыра, әйләнә-тирә мохиткә йөкләнешне кими һәм сыйфатлырак  продукция алына.

Программада  Татарстаннан түбәндәгеләр катнаша:  "Чистай" АФ ҖЧҖ, "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ, "Волга Селект" ҖЧҖ, "Нөркәй" АФ ҖЧҖ, "Авангард" ҖЧҖ, "Әхмәтов И.М." КФХ, "Козин Н.М." КФХ, "Сәетов И.Р." КФХ һәм башка компанияләр.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның февралендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Иннопрактика» компаниясе төбәкнең икътисадый үсешенә һәм технологияләр трансферын кызыксындыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйганнар иде. Татарстанның агросәнәгать комплексы буенча хезмәттәшлекне берничә юнәлештә үстерү планлаштырыла, шуларның берсе «Иннагро» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла  торган авыл хуҗалыгы өчен биологик препаратларны сынауны күздә тота. Димәк, республика агропредприятиеләрендә сыйфатлырак   продукция алуга ярдәм итә торган  тагын  яңа биопрепаратлар  сыналачак. 

 Мәгълүмати белешмә

"Иннопрактика" – ул илкүләм кеше капиталын үстерүгә юнәлдерелгән проектларны, шул исәптән инновацион икътисад структураларын һәм механизмнарын үстерү аша гамәлгә ашыручы  дәүләткә  карамаган    үсеш институты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International