Бүген Министрлыкта видеоконференцэлемтә режимында агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2022 елның 28 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә  режимында  эшче киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты.  Киңәшмә барышында техниканы көзге-кышкы саклауга кую, соңгы  культураларны җыеп бетерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә барышында министр урынбасары Дмитрий Яшин бәрәңге, яшелчәләрне  җыеп бетерү кирәклегенә һәм «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат  системасына белешмәләрне  вакытында кертү зарурлыгына игътибарны юнәлтте.

 “Республикада шәхзи затларда 1,3 мең берәмлек  трактор бар, шулар  исәбенә җирләрне эшкәртү мәйданнарын арттырып  булыр  иде.   Туфракны төп эшкәртүне вакытында тәмамлау өчен барлык ресурсларны җәлеп итәргә кирәк”, – диде Рафаэль Фәттахов.

Киңәшмә барышында Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Законы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга алар  тоткан чыгымнарның  бер  өлешен субсидияләүгә ярдәм күрсәтелүен  билгеләп  үтте, болар:  сөт юнәлешендә минифермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар сатып  алуга, савым сыерларын тотуга,  3 яшьтән өлкәнрәк  булган бияләр тотуга.  

 2023 елгы кыр эшләренә техниканы вакытында әзерләү максатларында  Министрлык 27-30 сентябрьдә 27 дилер оешмасы катнашында зона семинар-киңәшмәләре үткәрде.

Мондый киңәшмәләр  Министрлык тарафыннан ай саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International