29 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университетында Ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

29 октябрьдә  Казан дәүләт энергетика университетының Ачык ишекләр көненә килүчеләрне кызыклы экскурсияләр, концерт программасы һәм эчтәлекле презентацияләр   көтә.

КДЭУ кунакларын «А» корпусы янындагы кампус ишегалдында каршы алып, актлар залына озатачаклар. Алар алдында беренче проректор - уку эшләре буенча  проректор Александр Леонтьев чыгыш ясаячак. Кабул итү һәм һөнәри юнәлеш эшләре  буенча идарә башлыгы Анна Дербенева әзерлек юнәлешләре, белем бирү программалары һәм КДЭУга керү шартлары турында җентекләп сөйләячәк.

Университетка килүчеләр өчен күңел ачу программасын югары уку йортының иҗади студентлар коллективлары әзерләячәк. Кунаклар өчен Казан энергетика университеты үзәкләре һәм лабораторияләре, шулай ук югары  уку йортының  тулай торагы буенча экскурсияләр оештырылачак.

Сезне 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча  көтеп калабыз: Казан шәһәре,  Красносельский  урамы, 51 йорт, КДЭУ, «А» корпусы.

Чарада катнашу өчен https://clck.ru/32Nq5u сылтамасы буенча алдан теркәлергә кирәк.

Теркәл һәм КДЭУдан  истәлекле призлар ал!

Кунакларны  каршылау  «А» корпусында 09:30 сәгатьтә башлана.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International