Марат Җәббаров мелиораторлар бүлекчәләре тарафыннан оештырылган ярминкәдә булды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

2022 елның 22 октябрендә Казан базарларында гадәттәге  авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Төп ярминкә мәйданчыгында - Казан Агросәнәгать паркындагы ярминкәне   инде  ничәнче  мәртәбә Татарстан мелиораторлары  белән берлектә Татарстан Республикасы Кукмара районы оештырган  иде. Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды һәм китерелгән  товарлар ассортименты һәм аларга бәяләр белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның белән  бергә «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм “Татмелиоводхоз” идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин йөрделәр. Шәһәрлеләр министрга, шулай ук мелиораторларга һәм авыл халкына ярминкәгә килгәннәре, авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге  һәм ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылганы өчен рәхмәт белдерделәр.

«Татмелиорация» траст компаниясенең мелиорация бүлекчәләре һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ ел саен мондый ярминкәләр үткәрүдә актив катнашалар, алар сугарулы җирләрдә үстерелгән төрле продукция  һәм җирле акваториядән балык продукциясе алып  киләләр.   Быел – Татарстан мелиорация тармагы төзелүнең йөз  еллыгы  уңаеннан   мелиорация тармагының барлык бүлекчәләре шәһәрлеләр өчен кулай  бәяләрдән  авыл хуҗалыгы продукциясе китереп торалар.

 

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә гадәттәгечә шәһәр халкының  ихтыяҗы зур, һәм елдан-ел  аларның актуальлеге арта бара. Шуңа күрә мелиорация системасы предприятиеләре ел саен шундый ярминкәләр оештыруда катнашалар, товар җитештерүчеләр һәм эре инвесторлар белән берлектә 200дән артык машина җирле продукция алып килә. Быкел республиканың сугарулы җирләреннән гаять мул уңыш алынды. Бәрәңге уңышы   гына  да   гектардан 600 центнерга   җитә, кәбестә һәм кишер - 650-700 ц/га.

Продукциянең ассортименты һәм бәяләре шәһәрлеләрне сөендерә: сатуда сугарулы  җирдә үстерелгән бәрәңге һәм яшелчәләр, карабодай ярмасы, ашлык, балык, бал һ.б.лар  бар  иде.  Бәяләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә һәм аннан да түбәнрәк иде. Мәсәлән, бәрәңгене 18 сумнан, кәбестәне 13 сумнан, суганны – 22 сумнан, чөгендер һәм кишерне 10-15 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Бер литр сөт 40 сумнан сатылды. Ашлыкны килограммын 10 сумнан   алырга мөмкин иде.

 Мелиораторларның һәм аларның партнерларының мелиорация тармагы  оешуның юбилей елында Мәскәүдә 5 - 8 октябрьдә узган иң зур Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  - «Алтын көз» Бөтенроссия күргәзмәсеннән рекордлы санда медальләр алып кайтулары  очраклы  гына түгел. 

Гамәлгә ашырылган проектлар, Татарстан мелиораторларының фәнни казанышлары һәм эшләнмәләре бөтен илдән йөзләп катнашучылар арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә  лаек булды.

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы "Татмелиоводхоз" ФДБУ берьюлы дүрт алтын медальгә һәм җиңүче дипломнарына  лаек булды, шул  исәптән түбәндәге  конкурслар буенча:

- “Авыл хуҗалыгына инновацияләрне уңышлы керткән өчен”,

- “Сугарулы җирләрдә нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүенә кирәкле шартлар тудырган өчен”,

- “Татарстан Республикасында мелиоратив игенчелекнең инновацион үсешен фәнни тәэмин иткән өчен”,

- «Татарстан  Республикасы  Лаеш районының “Агробиотехнопарк”  ҖЧҖендә мелиорация системасын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен”.

 Иң югары бәягә – Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Алтын  медаленә  “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ дә «1922-2022 елларда Татарстанда мелиорация» фәнни-тарихи басма әзерләп  чыгарган өчен   лаек булды.

         Шулай ук мелиораторларның сугарулы җирләрдә продукция үстерүче партнер-хуҗалыклары да күп медальләр алдылар.

Түбәндәгеләр Көмеш медаль белән бүләкләнделәр:

 - Татарстан  Республикасы  Әлмәт районының “Авыл” авыл  хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы  «Овощная долина» мелиоратив сугару системасы проекты”н эшләгән һәм тормышка ашырган өчен;

- Татарстан  Республикасы  Кукмара районының "Урал» АХҖК  “Авыл хуҗалыгы мелиорацияләрен үткәрү исәбенә үз азык базасын булдыру" проектын эшләгән һәм тормышка ашырган өчен;

- Татарстан  Республикасы  Арча районының “Кырлай” агрофирмасы ҖЧҖ “Игенчелекнең фәнни нигезләнгән агроландшафт системасы”н эшләгән   өчен:        

 - Татарстан  Республикасы  Лаеш районының “Нармонка”  агрофирмасы ҖЧҖ “Сугару системасын реконструкцияләү һәм төзү проектын эшләгән өчен”;

- Алабуга районының Нократ таңнары ҖЧҖ, “Сугарулы  җирләрдә үсемлекчелек продукциясен үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен”;

- “Татмелиоводхоз” идарәсе” ФДБУ «Арча районының «Кырлай» агрофермасында  җир төзелеше һәм туфракны яклауның агроландшафт системасы проектын эшләгән өчен”.

Ярминкәдә мелиораторлар тарафыннан шулай ук зур күләмле концерт-күңел ачу программасы да  оештырылган  иде.   Аз керемлеләр һәм пенсионерлар өчен 10 урында  хәйрия ашлары тәкъдим ителде.

Шәһәрлеләр ярминкәләргә күнеккәннәр инде һәм аларны түземсезлек белән көтеп алалар. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр атна саен шимбә көнне иртәнге  6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International