Республикада «Цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Апас муниципаль районында семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Чара башланганчы кунаклар Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Предприятиеләр яңа нәтиҗәле технологияләр, җайланмалар, инструментлар, ветеринария препаратлары, азык өстәмәләре күрсәттеләр. Белгечләрдә азык әзерләү өлкәсендәге яңа препаратлар һәм технологияләр аеруча зур кызыксыну уятты.
Төп нотык белән министр урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады. Ул терлекчелек тармагының 9 айлык эшенә йомгаклар ясады, бу хуҗалыкларның бу зонадагы проблемаларына тукталды.
"Агымдагы ел терлекчелек өчен шактый уңышлы булды. Җәй башындагы уңай һава торышы бөртеклеләрдән югары уңыш алырга һәм бер хайванга уртача 40 центнер исәбеннән 1,5 еллык азык запасы әзерләргә мөмкинлек бирде. Азыкның туклыклылыгы һәм сыйфаты аркасында терлекчелек продукциясенең үзкыйммәте кими, табышлылык арта. Сөт сату бәяләре дә яхшы - 1 килограмм сөтнең уртача бәясе 40 сумга кадәр җитә. Мөгезле эре терлек итенең бәясе тере үлчәмдә 1 килограммы 200 сумга кадәр җитә. Болар барысы бергә безгә терлекчелек тармагын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә", - диде министр урынбасары.
Семинарда, технологияләрне үтәп, югары нәтиҗәләргә ирешүгә уңай мисаллар китерелде. Шундыйларның берсе - Ибраһимов крестьян-фермер хуҗалыгы. Зөфәр Ибраһимов сөт җитештерүнең заманча технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Болар - терлекләрне тукландыруга дөрес караш та, цифрлы программачыл карарларны гамәлгә кертү дә.
Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасы мисалында кукурузны нәтиҗәле игү һәм силос әзерләү турында видеоролик күрсәтелде. Зона семинар-киңәшмәсе барышында шулай ук терлекләрнең баш санын яңарту үзенчәлекләре тикшерелде.
Киңәшмә ахырында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүген шундый ук семинар Әлки муниципаль районында узды.