ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 14 маендагы 731 номерлы карары белән расланган Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле әйләнешкә кертү һәм Россия Федерациясенең мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында «Лаеш сугару системасының төньяк участогын реконструкцияләү, Лаеш муниципаль районы, Татарстан  Республикасысы»   объекты буенча төзү-монтаж эшләре вакытыннан алда төгәлләнде. Россия  Федерациясе   бюджетыннан финанслау 50 млн. сум тәшкил итте.


19
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда татар халкының  милли  Сабантуй  бәйрәмендә булдылар. Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башкалар да  бар  иде.

18 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре “Үз туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Зеленодольск  районында булдылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне  халкыбызның  милли бәйрәме – Сабантуй  белән чын күңелдән котлыйм! 


18
июнь, 2022 ел
шимбә

Бүген «Казан» халыкара ат-спорт комплексында 2022 елгы Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.


17
июнь, 2022 ел
җомга

Бүген Биектау районында "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ   базасында  сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 5 нче республика конкурсы һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының 44 нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тармакны 2030 елга кадәр цифрлаштыру стратегиясен кабул итте. Стратегия кысаларында АПКны цифрлаштыруны арттыруга ярдәм итә торган  берничә проект һәм программа эшләнде. Тармакны автоматлаштыруга аерым игътибар бирелде, теләгән кешеләр авыл  хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә автоматлаштыруга ярдәм итү программасында катнаша алалар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда аграр секторның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков рәислегендә министр урынбасарлары  Ленар Гарипов, Ришат Хәбипов, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов һәм бүлек башлыклары катнашында узды. 

22 июньдә - хәтер һәм кайгы көнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер үк вакытта “Бер минут тынлык” Бөтенроссия акциясе үткәреләчәк. Нәкъ менә шул көнне – 22 июньдә – 81 ел элек 27миллион кешенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы башланган.


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында бүген Кукмара  муниципаль районының "К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясе" МББУнең җәйге лагере базасында  «Цифр дәресе»  узды. Аны 7-8 сыйныф укучылары өчен Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International