ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды. Төп спикер булып авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Форум базарның төп уенчыларын – инновацион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрне, дөнья дәрәҗәсендәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерәчәк.


8
июль, 2022 ел
җомга

Бүген АГРОВОЛГА-2022 халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды» конкурсы узды. Анда  республика буенча  57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта узды. Беренче өлештә макетларда тояклар буенча үз осталыкларын  күрсәттеләр, ә икенче өлештә  инде бу  ярыш тере сыерда вакытка  узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылган «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз да булды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск  районының биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләренә үз продукциясе  җыелмаларын бүләк итте. “Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты” АҖеннән 55 гаилә бүләк  алды. Алар арасында - 10ар һәм 9ар балалы  гаиләләр бар. Шулай ук 8 балалы 4 гаилә  бар. Балаларның гомуми саны - 309. Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты күп балалы гаиләләргә барлыгы 384 кг продукция  тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника - автолавка һәм икмәк ташу техникасы тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «АГРОВОЛГА 2022» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «ФосАгро-Регион» («ФосАгро» төркеменә керә) генераль директоры Андрей Вовк бер ел элек «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсендә Татарстан белән «ФосАгро-Регион» арасында  минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы  килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды. Иң күркәм исемен алу  өчен голштин токымлы 40 тана ярышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Голестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда  шулай  ук Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International