Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
25 июльдә Казанга авыл хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Республикасының алдынгы тәҗрибәсен һәм төбәкнең агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә уңышлы төзелгән социаль партнерлыкны өйрәнү максаты белән Луганск Халык Республикасы делегациясе килде. Визит Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм Луганск Халык Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Гомумреспублика һөнәр берлеге арасында төзелгән шартнамә кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында ел саен үткәрелә торган Кыр көнен бәйрәм итттеләр.
15 июльдә авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү системасы һәм белешмәләрне илкүләм исәпкә алу һәм теркәү системасына кертү буенча укулар узды.
Бүген Буа районында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең 25 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар узды. Бу чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, шулай ук орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарда шулай ук Илкүләм селекционерлар һәм орлыкчылар берлеге советы әгъзалары һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән селекционерлар ассоциацияләреннән чакырылган вәкилләр катнашты.
21 июльдә 16.00 сәгатьтә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин туры эфирда Республиканың агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү стратегиясен гамәлгә ашыру этаплары турында фикер алышачак.
Бүген «Әлки» кулланучылар кооперативында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Россия Федерациясе Кулланучылар берлеге советы әгъзасы, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
21 июльдә 14.00 сәгатьтә “Ашлык һәм ашлык эшләнмәләре продуктлары йөрешен күзәтүнең федераль дәүләт мәгълүмат системасы» («Ашлык» ФГИС) темасына вебинар узачак.
Шушы көннәрдә республика районнары буенча күчмә семинарлар башлана, аларда «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре агробизнес вәкилләренә «АПКда цифрлы трансформация» курсы турында сөйләячәкләр.
Ир-атлар арасында шәхси зачетта Исламов Алмаз Равил улы (Бөгелмә муниципаль районы), хатын-кызлар арасында Абдулкадыйрова Гүзәл Рәшит кызы (Питрәч муниципаль районы) җиңүчеләр булдылар. Команда зачетында Нурлат муниципаль районы командасында катнашучылар җиңде, алар 1 урынны яуладылар.