Ведомствода XIII Бөтенроссия җәйге авыл хуҗалыгы спорт уеннарында катнашкан призер-спортчыларны котладылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 10 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында катнашкан призер-спортчыларны һәм тренерларны котладылар.

Тантаналы өлештә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының мәгълүмати-аналитик тәэмин итү һәм халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Головин, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының халыкка физик тәрбия бирү һәм физкультура-савыктыру  эше бүлеге башлыгы Дмитрий Дорогов, Татарстан Республикасы «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый оешмасы рәисе Данис Габтерахманов катнашты.

Урал артында беренче тапкыр үткәрелгән чараны Россия  Федерациясе   Спорт министрлыгы, Россия  Федерациясе   Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Омск өлкәсе Хөкүмәте һәм Россия авыл яшьләре берлеге оештырды.

XIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары – «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл спортчылары арасында үткәрелгән илнең төп ярышлары, аларда Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 1148 атлет катнашты.

 Командалар  программага  кертелгән 15  төр  ярышта  көч сынаштылар: гирь спорты, сыер савучылар арасында өч төр  ярыш (троеборье), полиатлон, спорт гаиләләре, мини-лапте, җиңел атлетика, армрестлинг, волейбол (ир-атлар һәм хатын-кызлар), городки (бура) уены, өстәл теннисы, печән чабучылар арасында өч төр ярыш, самбо, АПК командалары арасында волейбол, механизаторлар арасында өч төр ярыш һәм аркан  тарту.

Татарстан Республикасыннан программаның 9 төрендә 33 спортчы катнашты. Самбо буенча команда беренчелеге, аркан тарту буенча икенче урын, җиңел атлетика буенча өченче урын һәм печән чабучылар  арасында өч төр ярышта өченче урын, сыер савучылар арасында  өч төр ярышта дүртенче урын һәм волейбол буенча бишенче урын алу Татарстан  Республикасы  командасына Россия һәм Беларусь Республикасының иң көчле командалары арасында бишенче гомумкоманда урынын беркетү мөмкинлеген бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International