Татарстан аграр тармагының эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман» республика конкурсының супер-финалы призерлары булдылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы эшче яшьләренең «Наше время – Безнең заман» X юбилей фестивале тәмамланды. Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе ярдәме белән уздырыла торган  иң масштаблы һәм грандиоз конкурсның йомгаклау Гала-концерты булды. Анда республиканың 43 муниципаль районыннан 187 оешма һәм предприятиедән 1,5 мең  вәкил  катнашты.  Фестиваль эшче һөнәрләре вәкилләренең никадәр талантлы һәм кызыксынучан  була алуын тагын бер кат күрсәтте.

Гала-концертка кадәр Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда   өч сайлап алу этабы узды. «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Данлы минут» номинацияләре буенча 4-5 ноябрьдә Казанда узган этапта суперфиналда катнашучыларның исемнәре ачыкланды. Нәтиҗәдә, 22 команда фестивальнең төп призына - Гран-прига дәгъва кылды.

 Быел суперфиналга Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге  Татарстан республика оешмасының әгъза оешмалары  булган берьюлы өч иҗат коллективы   номинацияләрдә призерлыкка  чыктылар.  Татар     җырының  кыйммәтен, аның  бөеклеген һәм халкыбызның  барлык  буыннары  өчен  мөһимлеген саклап калуга юнәлдерелгән хореографик номер белән эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман»  юбилей фестивалендә «Бию юнәлеше» номинациясендә «Чаллы-Бройлер» предприятиесе коллективы II урынны яулады. Шундый зур конкурста катнашу һәм талантлы  яшьләр белән  бер  сәхнәдә  чыгыш ясау мөмкинлеге  тудырган өчен һөнәр берлеге әгъзалары булып  торучы егетләр һәм кызлар, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖенең башлангыч һөнәр берлеге оешмасына рәхмәт белдерделәр. Конкурска әзерләнүнең  бөтен  чорында предприятиенең һөнәр берлеге  комитеты, хореограф белән бергә, иҗат яшьләрен  чыгыш ясауга  әзерли, аларга ярдәм  итә һәм, сәхнәгә чыгуга әзерләү һәм анда чыгыш ясау барышында  аларга  көч  биреп,  рухландырып тора. 

 Аграр предприятиенең тагын бер коллективы -  «АПАС-МОЛ» ансамбле шушы ук номинациядә халык традицияләрен саклаган  өчен махсус приз белән бүләкләнде. Шулай ук предприятиенең иҗат яшьләре «Визитка – презентация» номинациясендә фестиваль йомгаклары  буенча III урынны  алды.

 Фестивальдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән чыгыш  ясаган  кызлар махсус приз белән бүләкләнделәр.   Иҗат коллективы сәхнәгә төбәк аграр тармагының байлыгын һәм абруен  күрсәтә торган  матур, затлы  костюмнардан   чыктылар.

Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина барлык коллективларны җиңүләре белән котлады.  Эштән    соң өйгә йөгерү урынына, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча,  репетицияләргә ашыккан катнашучыларга  ул рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алга  таба да  иҗади уңышлар теләде. Фәридә Гарифуллина шулай ук фестивальнең һәр катнашучысы белән горурлануын һәм республиканың аграр тармагында талантлы яшьләрнең эшләвенә шат булуын билгеләп үтте.

 Эшче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» иҗат фестивалендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне сәхнәдән котлап, Татарстан  Республикасы  һөнәр берлекләре  федерациясе рәисе Елена Кузьмичева фестивальнең көчле энергетикасын һәм хезмәт кешесенә дан  өстәвен   билгеләп үтте. Жюри рәисе барысын да фестивальнең 10 еллык юбилее белән котлады.

 Гала-концертта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм «Наше время – Безнең заман» фестивалендә җиңүче “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУга  төп призны  -  Гран-при  тапшырды. “Күркәм  бәйрәм. Безнең фестиваль елдан-ел киңәя бара”, - диде Рөстәм Миңнеханов, залда булучыларны, шулай ук концертны он-лайн трансляция режимында караучыларны сәламләп.

 Республика башлыгы эшче һөнәрләренең абруен күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. "Без хезмәт кешесенең дәүләтебез өчен ни дәрәҗәдә  мөһим булуын аңлый башладык. Бу кешеләр заводларда, фабрикаларда һәм предприятияләрдә уңышларга  ирешү белән бергә,  башка өлкәләрдә дә   шундый  ук  дәрәҗәдә үзләренең   талантлы булуларын күрсәтәләр.  Фестиваль сәхнәсендә алар үзләренең иң яхшылардан  булуларын  исбатладылар", - дип ассызыклады ул һәм җиңүчеләрне генә түгел, фестивальдә катнашучыларның  барысын да  алкышлап, аларга  рәхмәт  белдерергә тәкъдим итте.

Быел да фестиваль коллективларны, эшче яшьләрне, иҗат һәм үсеш энергиясе тирәсендә булган  меңләгән катнашучыны һәм тамашачыларны берләштерде. Татарстанның горурлыгына әверелгән «Наше время – Безнең заман» алга таба да дәвам итәчәк, үсәчәк, дип ышандырдылар аны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International