Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының октябрьнең икенче яртысындагы эшенә анализ

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган гадәттәге киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю эшләренең барышы турында хисап тотты.

Бүгенге көнгә:

- 129 мең га көнбагыш;

- 25 мең га ашлык кукурузы җыелып бетмәгән әле.

Әлеге культуралар буенча урып-җыю эшләрен  һава  температурасы түбән төшкән очракта  да  оештырырга мөмкин,  ә бүген исә бәрәңге, яшелчә һәм шикәр чөгендерен җыеп бетерү  махсус контрольдә тора.

Марат Азат улы сөт базарындагы вәзгыятькә дә тукталды.  Татарстан Республикасында тәүлек саен 5662 тонна сөт савыла, шуның 4 мең 108 тоннасы авыл хуҗалыгы оешмаларына  һәм 1 мең 554 тоннасы шәхси хуҗалыкларга туры килә.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт мәгълүмат системасы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International