«ЭКОлидер-2022» конкурсына гаризалар бирергә өлгерү өчен төп-төгәл бер атна калып бара

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы  Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер-2022» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурста катнашуга әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгать эшендә булучылар һәм, әлбәттә инде, журналистлар чакырыла. «Эколидер-2022» республика конкурсында беренче тапкыр блогерлар, фотографлар һәм видеооператорлар катнаша ала.

«Эколидер» республика конкурсына гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Быел «Иң яхшы экоблогер», шулай ук операторлар һәм видеооператорлар өчен — «Менә ичмасам кадр!» дигән яңа номинацияләр  барлыкка килде. Конкурста экология проблемаларына битараф булмаган һәркем катнаша ала. Аңа  йомгаклар 16 декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ясалачак.

Исегезгә төшерәбез, эшләр түбәндәге төркемнәр һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар:

- су ресурсларын саклау;

- атмосфера һавасын саклау;

- калдыклар белән нәтиҗәле эш итү;

 - экологик иминлек өлкәсендә иң яхшы проект.

 Җирле үзидарә органнары:

- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкән казанышлар өчен;

- Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ирешкән казанышлар өчен.

 Экологик белем бирү:

 - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында экологик белем;

- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем.

 Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:

- иҗтимагый берләшмәләр;

- гражданнар.

 Массакүләм мәгълүмат чаралары:

- иң яхшы телесюжет;

-  иң яхшы радиосюжет;

- иң яхшы электрон массакүләм мәгълүмат чаралары материалы;

- вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы басма;

- иң яхшы экоблогер.

2022 елда түбәндәге төркемнәр өчен яңа номинацияләр кертелде:

 Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар:

- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен;

- гомуми белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен;

- югары белем бирү оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында системалы экологик агарту эше өчен.

 Дәүләт контроле (күзәтчелек):

- Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы.

Конкурска гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар  ясау 2022 елның IV кварталына планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон:  8 (843)267-68-11,  журналистлар өчен - 8(843)267-68-22.

Гаризалар кабул итү:

 - оешмалар һәм шәхси эшкуарлар, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар: Anastasia.Merdyukova@tatar.ru;

- экологик белем бирү, педагогик тәҗрибә һәм инициативалар: Leysan.Sattarova1@tatar.ru;

- массакүләм мәгълүмат чаралары: Elena.Veselova@tatar.ru; Aliya.MingazovaN@tatar.ru.

Конкурс нигезләмәсе белән Татарстан  Республикасы  Экология һәм табигый  байлыклар министрлыгы сайтының «Министрлык эшчәнлеге» - «Конференцияләр, конкурслар, СОНКО ярдәме» бүлегендә танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2022-god-2022-el-6062229.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International