Бөртеклеләр уңышын югалту куркынычын иминиятләштерүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминиятләштермәгән аграрийлар белән чагыштырганда аны җитештерүгә һәм сатуга күбрәк субсидияләр алачаклар – Россия Хөкүмәте тарафыннан кертелгән шундый тәртип 2023 елдан гамәлдә булачак.
Ноябрьдә чыккан Хөкүмәт карары нигезендә бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга тотылган үз чыгымнарын дәүләт бюджетыннан каплауга дәгъва кылучы аграрийлар 2023 елдан дәүләт ярдәме белән агроиминият системасы кысаларында төзелгән әлеге культураларны иминиятләштерү шартнамәсен күрсәтергә тиеш булалар. Әгәр уңыш иминләштерелмәгән булса, әлеге субсидияне исәпләгәндә, 0,7 коэффициенты кулланылачак, ә 2024 елдан - 0,5 коэффициенты.
Аграрийларның бөртекле культуралар җитештерүгә һәм сатуга тоткан чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә бюджет субсидиясе хуҗалыкларга ел саен үзләре җитештереп саткан продукциянең тонна исәбеннән бирелә. Аның кысаларында дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тиешле чыгымнарын 50%ка кадәр каплый.
«Шулай итеп, киләсе елдан агроиминият системасының да, шулай ук төбәк идарә органнарының да бөртеклеләрне иминиятләштерүне оештыру өчен җаваплылыгы арта. Дәүләткә - агроҗитештерүне субсидияләгәндә аның мәнфәгатьләрен яклау тәэмин ителергә тиеш, аграрийларга – иминиятләштерү шартнамәсен оператив төзү тәэмин ителергә тиеш. Бүген игенчелек үсеше тәэмин ителә торган һәр төбәктә аграрийлар өчен уңышны иминиятләштерү мөмкинлеге бар», – дип аңлата Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге (НСА) Президенты Корней Биждов.
Ашлыкка субсидияләр алуның яңа тәртибе 2022 елның көзендә чәчелгән һәм һәм иминиятләштерелгән уҗым культуралары уңышына да кагылачак. НСА һәм иминият компанияләре төбәкләргә аграрийларның көзге культураларны иминиятләштерүгә карата соңгы вакытларда шактый күп кергән мөрәҗәгатьләре буенча консультацияләр бирә башлады. Аграрийларның дәүләт ярдәме белән агроиминиятләштерүгә чыгымнары да дәүләт тарафыннан субсидияләнә: мультихәтәрлек программасы буенча уңышны иминятләштергәндә хуҗалыкка иминият полисы хакыннан 50% түләнә, гадәттән тыш хәлләр очрагында – 80%. Иминият программасын сайлаганда, аграрийлар үзләренең иминиятләштерү яклавына ихтыяҗларыннан һәм финанс мөмкинлекләреннән чыгып эш итә алалар.