Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алуга гариза бирүчеләрне конкурс нигезендә өстәмә сайлап алу өчен документлар кабул итү турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2022 елның 15 ноябреннән 15 декабренә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/konkurs-2022.htm.