Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2022 елның 10 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2022 елның 11 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының  2022 елның 10 аендагы  эшенә  йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының 10 айдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә, шулай ук хуҗалыкларның эшенә анализ ясауга тукталды.

 Бүгенге көндә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 634,9 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 223,3 мең баш, дуңгызлар – 455 мең баш, сарыклар – 47 мең баш, атлар – 19,2 мең баш, кош-корт – 15,4 млн баш.

Киңәшмә барышында агымдагы елның 10 аенда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер районнар аталды. Алар - Кукмара, Мамадыш, Саба, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Азнакай районнары. Терлекләрнең баш санын киметкән  районнарга кисәтү ясалды.

Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан агымдагы елның 10 аенда 1264 мең тонна сөт җитештерелгән. Сөт җитештерү буенча беренчеләр рәтендә  Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Мамадыш районнары билгеләнеп үтелде.

Киңәшмә ахырында катнашучыларны «Фермада заманча технологияләр – зур сөткә юл» темасы буенча 21-23 ноябрьдә Саба районында узачак уку тренингына  чакырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International