10 сентябрьдән республикада Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллыда һәм Зеленодольск районының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Үткән 10 ярминкә йомгаклары буенча 1026,2 млн.сумлык (атнага уртача 102,6 млн. сумлык) авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 13885,7 тонна яшелчә, шул исәптән 9001,9 тонна бәрәңге, 160,4 тонна үлчәүле сөт, 1043,8 тонна ит, шул исәптән 635,8 тонна сыер ите.
Ярминкәләрдә 32 муниципаль район катнашты, 10385 транспорт берәмлеге җәлеп ителде.
Ярминкәләр 2022 елның 24 декабренә кадәр (16 ярминкә көне) булачак.