10 еллык статистика: Татарстанда бөртекле һәм техник культураларны җыю

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Авыл хуҗалыгында актуаль темаларны тикшерүне дәвам итәбез.

Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында бөртекле һәм техник культураларны җыю.

Татарстан Республикасы бөртекле һәм кузаклы культураларны тулаем җыю буенча Россия Федерациясендә 16 нчы урында тора.

2021 ел йомгаклары  буенча - республикада 2 353,0 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерелгән. Бу 2020 елга  карата  нибары  45,2% кына.

Әмма оператив мәгълүматны карасак, мәйданнарның кимүенә карамастан, бүгенге көнгә суктырылган ашлык күләме узган еллардагыдан шактый артык: 2021 елда ул 2,2 тапкырга артты, 2018 - 2020 еллардагы уртача күрсәткечкә карата 19,5 процентка артык, 2020 елда   1,3% ка кимеде.

Моңа 2018 - 2022 елларда  рекордлы уңыш алу аракасында   ирешелде.

2022 елда суктырылган ашлык күләме буенча Татарстан  Республикасы  районнары арасында түбәндәгеләр лидерлар булып тора:

Арча,

Буа,

Тәтеш,

Минзәлә,

Мөслим районнары. 

Татарстан  Республикасы  районнары һәм авыл  хуҗалыгы культуралары   буенча тулырак статистика яңа дайджестта «Аналитика» бүлегендә бирелә (https://new.agropoliya.ru/analytics/digest/uborka).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International