Казанда «Россия сөте» IV агросәнәгать форумы башланды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

9 - 11 ноябрьдә Казан шәһәрендә «Россия сөте» IV агросәнәгать форумы уза. Аны, гадәттәгечә, «Сөт институты» оештыра. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, «Россия Сөт берлеге» Россия  эшкуарлары  берлегенең (РСПМО) Директорлар советы Рәисе Людмила Маницкая катнашты.

Форумның төп темасы - санкцияләр кертү фонында агросәнәгать тармагына комплексы ярдәм чаралары буенча фикер алышу, аграрийларга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү, АПКның тотрыклылыгын һәм Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү булды.

 Форум авыл хуҗалыгына заманча  технологияләр кертүгә һәм  җитештерү өлкәсендә  идарә итүгә кагылышлы тәҗрибә уртаклашу максатында авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләрен, җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, экспертларны һәм инвесторларны берләштерә.

“Татарстан үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә. Бездә ил күләмендә караганда иң күп санда эре мөгезле терлекләр тотыла. Республика, гадәттәгечә, илдә сөт җитештерү буенча лидер. Бүгенге көндә сөт куллану нормасыннан - 37%ка,  ит 25%ка күбрәк җитештерелә. Гомумән алганда, соңгы 6 елда безнең авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары сөт җитештерүне - 23%ка,  сугым өчен терлек һәм кош-корт сатуны - 24% ка, йомырка җитештерүне 37%ка арттырдылар. Терлекчелек – үстерү  өчен  зур ярдәм күрсәтелә торган тармакларның берсе”, - дип сөйләде   үз чыгышында Марат Җәббаров.

 Форум кысаларында, гадәттәгечә, «Уңышлы хуҗалыклар» эре социаль сәнәгать комплексы чарасы узачак. Экскурсия көннәрендә өч  алдынгы  предприятиегә: «Элита» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Элита» АҖ-«Продпрограмма» АПК предприятиеләренә бару  оештырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International