Бүген Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда терлекчеләр эшчәнлегенең агымдагы елның 1 кварталына нәтиҗә ясалды.
19 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, республикада 11,3 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган.Азнакай районында арпа – 2,1 мең га, Лениногорскида – 1,8 мең га, Баулыда 1,5 мең га мәйданда чәчелгән.
Узган ел Татарстанда мелиорация буенча зур масштаблы программа гамәлгә ашырылган. Аеруча яхшы күрсәткечләргә Нурлат районы Сөләйманов КФХ, Түбән Кама районы «Земляки» КФХ, Арча районы «Кырлай» агрофирмасы һ.б. игенчеләр ирешкән.
2012 нче елның 17 нче апрелендә әлмәтлеләр чәчүгә кереште. Беренчеләрдән булып кырга, арпа чәчәргә, “Чишмәле” ҖЧҖ чыкты. Бүген шулай ук эшкә “Зәй” ҖЧҖ һәм Токарликов исемендәге ААҖ игенчеләре дә кушылачак.
Биредә министр язгы кыр эшләренең барышы һәм басуларның торышы белән кызыксынды, берничә оешма эшчәнлеге белән танышты.
17 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Лениногорски районында арпа – 1 мең, Баулы районында – 300, Азнакай районында – 200, Нурлат районында 100 гектар мәйданда чәчелгән.
Конкурс барышында комиссияләр тарафыннан һәр районда, инвесторларның агрофирма бүлекләре һәм фермер хуҗалыкларын да кертеп, сигезәр авыл хуҗалыгы берләшмәсе тикшерелде.
Республиканың Азнакай һәм Нурлат районнарында язгы чәчү эшләре башланды. Бүген Азнакай игенчеләре 100 гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчкән.
Конференция эшендә республиканың әйдәп баручы инвесторлары, кошчылык хуҗалыгы җитәкчеләре, КФХ һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыгы башлыклары, аграр югаыр уку йортлары һәм техникум вәкилләре һ.б. катнашачак.