Республикада язгы культуралар 1,6 мең гектар мәйданда чәчелгән

2012 елның 17 апреле, сишәмбе

17 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, республикада язгы культуралар 1,6 мең гектар мәйданда чәчелгән. Лениногорски районында арпа – 1 мең, Баулы районында – 300, Азнакай районында – 200, Нурлат районында 100 гектар мәйданда чәчелгән.

Республикада уҗымнарны тукландыру – 19,7 мең гектарда башкарылган, бу планның 3 процентын тәшкил итә. Әлеге юнәлештә Әлки (15%), Бавлы (13%), Ютазы (9 %) игенчеләре актив эшли. Шулай ук уҗымнарны тукландыруга Апас, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай һ.б. районнар да кереште.

Бүгенге көндә Татарстанда күпьеллык үләннәрне тукландыру 43,2 мең гектар (9%) мәйданда башкарылган. Үләннәрне минерал ашламалар белән тукландыру Аксубай, Нурлат, Лениногорск районнарында яхшы темплар белән бара.

Шулай ук күпчелек районнарда орлыкларга инкрустация үткәрәләр. Республика буенча 35,7 мең тонна (10%) орлык инкрустация узган.

Районнардагы язгы-кыр эшләре белән тулырак биредә танышырга мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International