Әлмәт игенчеләре язгы чәчүгә тотынды

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе

2012 нче елның 17 нче апрелендә әлмәтлеләр чәчүгә кереште. Беренчеләрдән булып кырга арпа чәчәргә “Чишмәле” ҖЧҖ чыкты. Бүген шулай ук эшкә “Зәй” ҖЧҖ һәм Токарликов исемендәге ААҖ игенчеләре дә кушылачак.

Һава шартлары уңай булганга күрә, Әлмәт хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә 15 нче апрельдән үк тотынганннар. Бу узган ел белән чагыштырганда бер атнага иртәрәк дигән сүз.

Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тукландыру, һәм тырмалау бара, якын көннәрдә көзге культураларны тукландыруга керешәчәкләр.

Район Идарәсе Извил Габдракипов сүзләренә караганда, уҗымнар кышны яхшы кичергән. Язын 3 мең гектар мәйданда чәчү эшләре алып барырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International