Бүген Игенчеләр сараенда мелиорация буенча республика программасына кергән җитәкчеләр һәм агрономнар, КДАУ галимнәре, “Татмелиорация” системасы белгечләре мелорация программасының үтәлеше һәм авыл хуҗалыгы культурасын сугаруда заманча алымнар хакында фикер алышты.
Семинар-киңәшмәне игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов ачты. Ул көньяк-көнбатыш районнарда чәчү эшләре башланганын әйтте. Һава торышы яхшы булса, якын көннәрдә башка районнар да чәчүгә кушылачак.
«Татмелиоводхоз» Идарәсе директоры Марс Хисматуллин 2011 нче елдагы мелиорация программасының йомгаклары белән таныштырды. Узган ел Татарстанда мелиорация буенча зур масштаблы программа гамәлгә ашырылган. Сугарылган җирләрдән аграрийлар яхшы уңыш җыеп алган. Мәсәлән, 1 гектардан бәрәңге - 300 центнер, яшелчә - 350-500 центнер, азык культуралары – 250-400 центнер җыеп алынган. Аеруча яхшы күрсәткечләргә Нурлат районы Сөләйманов КФХ, Түбән Кама районы «Земляки» КФХ, Арча районы «Кырлай» агрофирмасы һ.б. игенчеләр ирешкән.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фаик Сафиоллин Татарстан шартларында мелиоратив игенчелек технологияләре буенча гомум сорауларга тукталды. Аның сүзләре буенча сугарыласы мәйданнарның структурасы регионның кайда урнашуына, шулай ук хуҗалыкның нинди юнәлештә эшләвенә бәйле. Ит һәм сөтчелек буенча эшләүче хуҗалыклар өчен күпьеллык үләннәрнең мәйданын арттырырга кирәк. Алар яхшы сугарылган очракта елына өч тапкыр уңыш бирәләр.
Үз хуҗалыкларындагы бәрәңге һәм яшелчә җитештерү тәҗрибәсе белән Түбән Кама районы «Земляки» КФХ башлыгы Владимир Аппаков, Арча районы «Кырлай» агрофирмасы агрономы Илдар Камалиев уртаклашты.