Республиканың 13 районы язгы чәчүгә кереште

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә чәчү кампаниясенә Бөгелмә, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән, Ютазы игенчеләре кушылды.

Шулай ук республиканың кайбер районнарында тырмалау эшләре бара. Бүгенге көндә барлыгы 174,7 мең гектар мәйданда кырлар тырмаланган. Әлеге юнәлештә Сарман, Бавлы, Актаныш, Лениногорск аграрийлары яхшы эшли.

Күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру да дәвам итә. Республикада 20 процент күпьеллык һәм 11 процент көзге культуралар мәйданына кирәкле минерал ашламалар кертелде.

Бүгенге селектор киңәшмәсендә Марат Әхмәтов белдергәнчә, яуган яңгырлар һәм карның кинәт кенә эрүе мәшәкатьләр тудырды. Һава торышының җылы торуы туфракны да өлгертә. Дым артык булмый, шуңа күрә аның һәрбер граммын файдалану мөһим.

«Берничә көннән барлык районнар да чәчүгә чыгачак. Әгәр көннәр җылы торса, яхшы оешканлык белән эшләнелсә, күпчелек район хуҗалыклары май бәйрәмнәренә чәчүне төгәлләячәк», - диде министр.

Бүгенге көндә республиканың хуҗалык җитәкчеләре алдында чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә, сыйфатлы итеп башкару бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International