Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов Баулы һәм Сарман районнарында булды. Биредә ул язгы кыр эшләренең барышы һәм басуларның торышы белән кызыксынды, берничә оешма эшчәнлеге белән танышты.
Министрның эшлекле сәфәре Баулы районыннан башланып китте. Марат Әхмәтов Баулы районында күптән түгел төзелгән сөт заводында, ремонт эшләре үткәрелгән ветеринария лабораториясе бинасында, теплица хуҗалыгында һәм Татар Томбарлысы авылындагы “Берлек” ҖЧҖнең яңа заманча сөт фермасында булды.
Министр танышкан Баулы икмәк заводы капиталь реконструкциядән соң узган елда ачыла. Предприятиедә 43 төрдәге продукция җитештерелә.
Баулы шәһәрендә “Садыйков” крестьян-фермер хуҗалыгының сөт продукциясе җитештерү цехы кыска вакыт эчендә сафка баса. Яңа объект 40 миллион сумга төшкән. Моның өчен эшкуар Равил Садыйковка кредит алырга туры килгән, хәзер исә аны түләргә кирәк, ә бу бер дә җиңел эш түгел. Район җитәкчелеге дә сизелерлек ярдәм күрсәткән.
Цех апрель башында эшли башлаган, хәзерге вакытта биредә 11 төрдәге продукция җитештерелә, көненә 1,5 тонна сөт эшкәртелә. Әлеге күрсәткечне проект куәтенә (20 тонна) җиткерү өчен, чимал белән тәэмин итү күләмен арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта цехта 12 кеше эшли.
Марат Әхмәтов шулай ук 4,2 миллион сумлык реконструкция эшләре үткәрелгән ветеринария лабораториясендә дә булды. Лаборатоиядә 200 мең сумлык яңа җиһаз урнаштырылган.
Министр танышкан “Колос” кафесында Татарстанның 5 районы катнашында куллану кооперациясе вәкилләренең зона конкурсы бара иде. Чарада катнашучылар министрга татар халык ризыклары тәкъдим итте.
Марат Әхмәтов шулай ук ябык грунтта яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче эшкуар Ильяс Яһудинның эше белән дә танышты. Эшкуар теплица хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне Бөгелмә, Азнакай һәм Баулы районнарына озата.
Теплица 2 гектар мәйданны били. Биредә 20 гә якын сезонлы эшче хезмәт куя. Баулы районында теплицалар барлыгы 20 гектар мәйданны били.
Күптән түгел заманча сөт фермасы эшли башлаган Татар Томбарлысы авылында 260 савым сыеры бар. Ферма 600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Биредә барлык җитештерү процесслары да механикалаштырылган һәм компьютерлаштырылган.
Районның хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу барышында министр тиз арада чәчү кампаниясен башлап җибәрергә киңәш итте, чөнки туфракта дым көннән-көн кими. Оператив мәгълүматлар буенча, районда күпъеллык үләннәрне тукландыру 3 мең гектар мәйданда башкарылган – барлык эшнең 30,3 проценты. Уҗым культураларына 1,5 мең гектарда ашлама кертелгән – 13 процент.
Эшлекле сәфәрен Премьер-министр урынбасары Сарман районында дәвам итте. Иң элек ул муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров белән вертолеттан басуларны карап әйләнде. Аннан соң «Җәлил» агрофирмасының Карамалы бүлекчәсенең күпьеллык үлән басуында тукталып, районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче җитәкчеләре һәм белгечләре белән очрашты.
Сарман игенчеләре кыр эшләренә республикада беренчеләрдән булып керешкән. Бүген күпьеллык үләннәрне тукландыру 3 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. Бу эш кыяклы һәм кузаклы-кыяклы үлән басуларында гына алып барыла. Чиста люцерна басулары азотлы ашламалар белән өстәмә тукландыруны таләп итми. Дым каплау барлык мәйданнарның 70 процентында үткәрелгән. Көннәрнең болай җылы һәм җилле торуы эшләрне тиз тоту кирәклеген искәртә.
Дымның тиз китүен министр да билгеләп үтте, һәм районның атна ахырына чәчүгә ныклап кереп китә алу-алмавы белән кызыксынды. Җитәкчеләр барлык хуҗалыкларда да шушы көннәрдә арпа чәчүгә керешәчәкләре хакында хәбәр итте.
Марат Әхмәтов районда игенчелек зур урын алып торуын ассызыклады. «Бу җирләрнең тигезлегенән дә, көздән эшкәртелгән басуларның күплегеннән дә күренә. Зур уңышка өметләнергә нигезегез бар. Хәзер көнне-төнне кызганмый эшләргә генә кирәк. Көчле команда тупланаган. Узган елгы күләмдә ашлык җитештерерсез дип ышанам», - дип үз теләкләрен җиткерде министр сарманлыларга.