Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тора.
2012 нче елның 11 нче апрелендә Россия Премьер-министры Владимир Путин Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең 2011 елда башкарган эше хакында хисап тотты.
2012 нче елның 12-20 нче апрель көннәрендә авыл хуҗалыгы җитештерүендәге эш урынннары буенча вакансияләр ярминкәсе үтәчәк. Әлеге чараны югары уку йортына кадәр белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге оештыра.
Кырларда барлыгы 8 агрегат эшли.
Узган тәүлектә Татарстанда 3168,1 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 162,6 тоннага артыграк.
ТР Азнакай муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район авылларында яшәүче “2012 – 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм” программасында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен юнәлеш бирүче киңәшмә үткәрелде.
Соңгы ике елда Әгерҗедә 17 гаилә фермасы сафка баскан. Узган ел алар барлыгы 40 тонна сөт һәм 23 тонна ит җитештергән. Киләчәктә югары технологияле фермаларны 35кә җиткерү планлаштырыла.
2012 елның 6 апрелендә Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2012 елның өч ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Татарстан аграрийлары быел язгы кыр эшләренә әзерлекне төгәлләп килә, кичә, мәсәлән, күпьеллык үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр.
Бүген Сарман районы артыннан «Зәй» агрофирмасының «Ялкын» бүлекчәсе игенчеләре дә күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште.