Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтәчәк

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

Тиздән Казанда кошчылык буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Чара кысаларында базар икътисады шартларында кошчылык тармагының үсеше хакында фикер алышачаклар.

Конференция эшендә республиканың әйдәп баручы инвесторлары, кошчылык хуҗалыгы җитәкчеләре, КФХ һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыгы башлыклары, аграр югаыр уку йортлары һәм техникум вәкилләре һ.б. катнашачак.

Чарада катнашучылар төп игътибарны Татарстанда кошчылык тармагының үсеше, кош ите җитештерү перспективасына юнәлтәчәк. Шулай ук белгечләрне әзерләү һәм инновацион технологияләргә да тукталачаклар. Кошчылык тармагы нык үсештә булган КФХ һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да сойләшүдән читтә калмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International