2012 нче елның 10 нче апреленә алынган мәгълүматлар буенча республика хуҗалыкларында барлыгы 3850 «ДОН-1500» ашлык җыючы һәм чит ил комбайннары исәпләнә. Татарстан буенча әлеге техниканың әзерлеге 35 процентны тәшкил итә. Тагын 3254 комбайн ремонтлауны көтә.
Шулай ук 446 азык җыючы «Ягуар», «Полесье-250», «КСК-100» комбайннары кырга чыгарга әзер. Бу планның 45 проценты үтәлгән дигән сүз. Барлыгы 999 комбайн ремонтланырга тиеш.
Республикада барлыгы 16 мең трактор бар. Шуларның 13 меңгә якынын ремонтларга кирәк. Бүгенге көндә әлеге техниканың 12,5 меңе (98%) тулысынча әзер.