Республикада язгы чәчү эшләре 184 мең гектарда (10%) башкарылган, шулардан бөртеклеләр - 156 мең гектарда, арпа 116 мең гектарда урын алган.
Төп максат – өлкәдәге «Агро-Союз» холдингының эш тәҗрибәсе белән танышу иде.
Чәчү эшләренә республиканың тагын 3 районы керешкән. Алар – Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Лаеш районы. Шулай итеп, Татарстанның 28 районында язгы культуралар, шул исәптән арпа, борчак һәм бодай чәчү бара.
Татарстанда узган тәүлектә 3191,4 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 167,5 тоннага артык. Гомуми савым күләме буенча Арча районы беренче урында. Биредә тәүлегенә 153 тонна сөт савылган.
Татарстанның 28 районында язгы чәчү бара. Чәчеләсе мәйданның 2 миллион гектар булуын искә алганда, язның һәр көне зур югалтуга тиң. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрен тырмалау эшләре дә кызганнан-кыза бара.
23 нче апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан аграрийлары чәчү эшләрен 78,6 мең гектар мәйданда башкарган. Бу планның 4 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә республиканың 25 районы игенчеләре кырга чыкты.
Бүгенге көндә шахмат, волейбол, дартс уеннары буенча ярышлар узды. 32 команда арасында волейбол буенча министрлыкның җыелма командасы 4 нче урынга лаек булды. Команданың башылыгы - инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.
"Бәрәңгене үз вакытында тиешле шартларда утыртканда гына мул уңыш алырга була", – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының 500 дән артык студенты язгы кыр эшләре вакытында республика хуҗалыкларына җитештерү практикасы узарга китте.
Аның кысаларында агросәнәгать комплексы җитештерүендә җәрәхәт алу куркынычын һәм һөнәри авыруларны киметүгә юнәлдерелгән чаралар үтәчәк.