Марат Әхмәтов: «Терлекчелектә җаваплы чор якынлаша»

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда терлекчеләр эшчәнлегенең агымдагы елның 1 кварталына нәтиҗә ясалды.

Чарада министр урынбасарлары, агросәнәгать комплексы ведомство җитәкчеләре, район муниципаль башлыклары, авыл хуҗалыгы идарә җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә башында Марат Әхмәтов республикада башланган чәчү кампаниясе хакында әйтеп үтте. Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда чәчүлек мәйданнары 2,8 млн. гектарга якын. Кыр эшләре тулы көченә бара. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр һәм көзге культуралар өстәмә тукландырылган.

ТРның Лениногорски, Азнакай, Баулы һәм Сарман районнарында иртә өлгерә торган культураларны чәчү эшләренә беренчеләрдән булып тотынды.

“Һава торышы яхшы булса, берничә көннән авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә ныклап керешәчәкләр. Эшләрнең темпына һәм сыйфатына җитди игътибар бирүегезне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Министр терлекчелек темасына күчкәч, узган квартал нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булды дип билгеләп үтте. Республикада корылыктан соң продукция җитештерү күләмен торгызу процессы бара.

ТР терлекчеләре 1 апрельдә төрле категория хуҗалыклары 105 мең тонна ит, 400 мең тонна сөт җитештергән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 81 мең тонна терлек һәм кош ите, 276 мең тонна сөт җитештерелгән.

Кошчылык хезмәткәрләре зур уңышка ирешкән – кош ите җитештерү 12 процент тәшкил иткән. Гомум җитештерелгән ит күләменең 45 процентын кошчылыкка туры килә.

Бу чорда 3,2 мең тонна сөт савып алынган, узган ел белән чагыштырганда үсеш 6 процент тәшкил иткән.

Өч айда республиканың Актаныш, Саба, Әтнә, Балтач районнарында терлекләр баш саны арткан. Шул ук вакытта ТРның Әлки, Мөслим, Зәй, Тукай, Югары Ослан, Тәтеш, Менделеевски районнарында терлекләрнең баш санын киметүгә сәбәпләр булмаган.

Республиканың 30 районында - Яңа Чишмә, Саба, Кукмара, Арча, Аксубай һәм Актаныш һ.б. бозаулар күп туган.

Марат Әхмәтов селектор киңәшмәсе ахырында терлекчелек эшендә иң җаваплы чор җитүен искәртте. «Тиздән терлекләр җәйге лагерьләрга чыгалар. Бу чорда продукция җитештерү 2010 нчы елдан ким булмаска тиеш. Терлекчелеккә битараф булмыйк», - диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International