9 – 15 апрель көннәрендә республика районнарында авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс үткәрелде. Чарада министрлык белгечләре, район Идарәләре башлыклары һәм белгечләре, ТР районнарындагы «Россельхозцентр» и Гостехнадзор Идарәсе инспекторлары катнашты.
Конкурс барышында комиссияләр тарафыннан һәр районда, инвесторларның агрофирма бүлекләре һәм фермер хуҗалыкларын да кертеп, сигезәр авыл хуҗалыгы берләшмәсе тикшерелде.
Конкурс комиссиясе әгъзалары техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен билгеләде. Шуның белән бергә язгы кыр эшләре кампаниясе вакытында куркынычсызлык техникасы үтәлешенә аерым игътибар бирелде.
Белгечләр шулай ук механизаторларның махсус киемнәр, аптечка һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителешенә дә игътибар юнәлтте. Химик препаратлар белән эшләүчеләр алдында медицина тикшерүе һәм махсус әзерлек үтү бурычы тора.
Гомумән алганда, күпчелек районнар вакытында язгы кыр эшләренә кирәкле техниканы әзерләгән.
Чүпрәленең ҖЧҖ «Корм» и ҖЧҖ «Цильна», Буаның ҖЧҖ «Авангард», ҖЧҖ «Дуслык», Кайбычның ҖЧҖ АФ «Гөбенә», ҖЧҖ «Нива», ҖЧҖ «Алтын Башак», Менделеевскиның «Мухаметгалеев И.Г.» КФХ, Әгерҗенең ҖЧҖ «Ак Барс-Әгерҗе» АФ, Бавлының ҖЧҖ «Башак», Мөслим районының ҖЧҖ «Ик» АФ хуҗалыкларында тениканың әзерлеге яхшы.
Апасның КФХ «Башак», Бөгелмәнең ҖЧҖ «Возрождение крестьянства», Буаның ҖЧҖ «Бола», Югары Осланның ААҖ «КВ-Агро» хуҗалыкларына якын арада техниканы әзерләп бетерергә кирәк.