Чәчү башланды!

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

Республиканың Азнакай һәм Нурлат районнарында язгы чәчү эшләре башланды. Бүген Азнакай игенчеләре 100 гектар мәйданда язгы бөртекле культуралар чәчкән.

Нурлат районында Сөләйманов исемендәге крестян фермер хуҗалыгы беренчеләрдән булып арпа чәчүгә тотынган. Районның авыл хуҗалыгы идәрәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин белдерүенчә, җир тиешенчә җылынган. Табигать шартлары уңай булган очракта, башка хуҗалыкларда да чәчү башланачак.

Быел республика игенчеләре бөртекле культураларны 1,6 млн. гектарда игәргә планлаштыра. Аларның 980 мең гектары - язгы сабан культуралары. Техник культуралар барлык мәйданның 200 мең гектардан артыгын тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International