Татарстан игенчеләренә чәчү эшләрен башкарырга КДАУ студентлары ярдәм итәчәк

2012 елның 20 апреле, җомга

Бүген Казан дәүләт аграр университетының 500 дән артык студенты язгы кыр эшләре вакытында республика хуҗалыкларына җитештерү практикасы узарга китте.

Студентларны озатуга багышланган тантаналы чарада Казан дәүләт аграр университетының ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф учрежденияләре белән эшләү бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Ректор Җәүдәт Фәйзрахманов сүзләренә караганда, университет 7 ел буе студентларны республика хуҗалыкларына җибәрә. Булачак агрономнар практикаларга китеп беткән. Алар чәчүгә орлык әзерләү белән шөгыльләнә. Бүген, чәчүнең кызган вакытында, механизация һәм техник сервис институтының 3,4 курс студентлары практикага юнәлә. Алар 3 атна эчендэ трактор, чәчү агрегатларында эшләячәкләр.   

Наил Хәмидуллин белдерүенчә, җитештерү практикасы укуның төп өлеше булып тора. Булачак белгечләр практика вакытында үзләренең теоретик белемнәрен гамәлдә кулланып карый алачак. Бер елдан аларның укулары тәмамлана, шуңа күрә хәзердән үк эш урыны турында кайгырту кирәк.

Студентларнең үзләре әйтүенчә, алар өчен практика бик мөһим. Биредә алар яңа эш алымнарына өйрәнә,  тәҗрибә туплый.

Җитештерү практикасын университет укытучылары белән беррәттән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә белгечләре дә контрольдә тотачак.

Чара ахырында студентларга уңышлы практика теләделәр һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш иттеләр. Җитәкчелек практикантларның игенчеләргә зур ярдәм күрсәтәчәгенә зур өметләр баглый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International