Республикада чәчү эшләре кызганнан-кыза

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанның 28 районында язгы культуралар, шул исәптән арпа, борчак һәм бодай чәчү бара. Быел чәчүлек мәйданы 2 миллион гектар булуы истә тотып, игенчеләрне эшне кызу тота. Белгечләр фикеренчә, быелгы яз бик иртә булмаса да, кисәгрәк килгән. Һава торышының җылырак торуы язгы чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгуны таләп итә.

Хәзер районнарда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрен тырмалау бара. Оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 110,6 мең гектарда чәчү эшләре башкарылган. Бу фаразланганның 6 проценты. Беренчеләр рәтендә - Баулы районы. Аннан бераз гына Зәй, Лениногорск, Нурлат калыша.

Уртача алганда, республика хуҗалыкларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруның яртысы башкарылган. Ә зәйлеләр бу эшне тәмамларга да өлгергән. Дым каплату буенча иң өлгере - актанышлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International