Чәчү чоры–игенчеләр өчен зур сынау вакыты

2012 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанның 28 районында язгы чәчү бара. Чәчеләсе мәйданның 2 миллион гектар булуын искә алганда, язның һәр көне зур югалтуга тиң. Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрен тырмалау эшләре дә кызганнан-кыза бара.

Бу кадәр эшне вакытында башкарып чыгу өчен ниләр эшләргә? Быелгы язгы кыр эшләренең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Шушы һәм башка сорауларга ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачыклык кертә:

– Яз бик иртә булмаса да, кисәгрәк килде. Һава торышының инде бүген үк 20 градус һәм аннан да җылырак торуы язгы чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгуны таләп итә. Республиканың көньяк-көнбатыш районнары чәчүне уңышлы гына башлап җибәрде. Бүген 25 районда язгы культуралар, шул исәптән арпа, борчак чәчелә.

Баулы районы инде планлаштырылган мәйданның 10 процентында чәчү эшләрен башкарды. Нурлат, Лениногорск, Сарман, Чистай, Азнакай һәм башка кайбер районнарда кыр эшләре оешкан төстә бара. Кырда техника берәм-леге көнләп түгел, сәгатьләп арта. Күбрәк дым каплату, тукландыру белән шөгыльләнәләр. Кайбер районнар күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрү җирләрен тырмалау эшләрен тәмамларга да өлгерде.

Республика тарафыннан оештыру һәм ярдәм мәсьәләләре хәл ителгән. Ягулык җитәрлек. Россия Хөкүмәте җитәкчесе Владимир Путин вәгъдә иткәнчә, ягулык-майлау материаллары хуҗалыкларга арзан бәядән бирелә. Тагын ашлама буенча 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә өстәмә акча бүлеп бирелде. Калганы үзебездән тора.

Безнең узган елдан калган ашлык запасы да шактый. Шуны искә алып, республикада күпләп сорау булган техник культураларны, шул исәптән рапсны чәчү мәйданнарын арттырачакбыз. 300 мең тоннадан артык рапсны эшкәртә алабыз икән, әлбәттә, бу мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Бигрәк тә арыш, бодай, арпа һәм башка төрле ашлыкны әлегә сорап килүче дә булмаганда.

Игенчеләребез алдында республикада чәчү мәйданын 3 миллион гектарга җиткерү бурычы тора. Шуның 2 миллионга якыны – язгы культуралар. Чыгымнар болай да аз түгел. Шуларга өстәп тагын 100 мең гектар көзге культураларны яңадан чәчәргә туры килә. Һава шартлары болай торганда, чәчүне май аеның беренче декадасында тәмамлаучылар мул уңышка күбрәк өметләнә ала.

Май кояшында ныгып калган игеннәр табигать сынауларына бирешми. Ә андый сынаулар быел да булмас дип, Ходайдан узып, беркем дә ышандыра алмый. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, җәй айлары быел аеруча коры килүе ихтимал.

Чәчү чоры–кырда эшләүчеләр өчен дә зур сынау вакыты. Техниканы тиешенчә әзерли алмадыңмы–ватылып интектерәсен көт тә тор. Кызганыч, матди авырлыклар аркасында быел фермер яки мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыклар гына түгел, хәтта эре инвесторлар да техниканы язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзерли алмады. Бу кадәресе бигрәк тә Лениногорск, Тәтеш, Яңа Чишмә һәм Бөгелмә районнарына кагыла.

Кырда карның тиз вакыт эчендә эрүе һәм республика районнарында явып узган яңгырлар иген кырларында дым күбәюгә уңай тәэсир итте. Әмма дым беркайчан да артык булмый. Шуңа күрә туфракта дым катламын сандыкка салган кебек, “юрганга” төреп кую мөһим. Аның һәр граммы бөртекләрнең тиз арада шытып чыгуына һәм май кояшы астында ныгып калуына ярдәм итсен иде.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International